Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта мәгариф хезмәткәрләре Спартакиадасының зона ярышлары старт алды (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы кысаларында бүген Актаныш районында волейбол һәм хоккей буенча зона ярышлары старт алды. Чараны ачу тантанасында кунакларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде. Бу ярышларда Сарман, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Менделеевск районнарының мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары, педагоглар әлеге спорт төрләрендә үзләренең ни...

Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы кысаларында бүген Актаныш районында волейбол һәм хоккей буенча зона ярышлары старт алды. Чараны ачу тантанасында кунакларны Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов сәламләде.
Бу ярышларда Сарман, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Әгерҗе, Менделеевск районнарының мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары, педагоглар әлеге спорт төрләрендә үзләренең ни дәрәҗәдә оста уйнауларын күрсәләр.
Искәртеп үтәбез, спартакиада җиде зонада үтә. Инде 17 февраль көнне хоккей һәм воллейбол ярышларында үз зонасында җиңү яулаган командалар янәдән Актанышка җыйналачак, алар үз араларында иң көчле команданы билгеләячәк.
Быел республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары да бездә үтәчәк. Ул 18 февраль көненә тәгаенләнгән. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура - спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Спартакиада ярышларында катнашучылар 9 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, волейбол, турникта тартылу, отжимание, канат тарту, хоккей.
Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында VIP-йөгерү (чаңгы) каралган.
Райондашларыбызга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев