Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА МӨҺИМ УКУЛАР БАРА: Пучы авылында Яр Чаллы шәһәреннән эвакуацияләнеп кайтучыларны каршы алырга әзерләнәләр (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

26 октябрь көнне Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак. Өйрәнүләр вакытында урамда, мәчетләрдә һәм мәгълүмат чаралары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз. Бу көннәрдә исә район күләмендә әлеге масштаблы чара уңаеннан укулар бара....

26 октябрь көнне Актаныш районында гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр узачак.
Өйрәнүләр вакытында урамда, мәчетләрдә һәм мәгълүмат чаралары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.
Бу көннәрдә исә район күләмендә әлеге масштаблы чара уңаеннан укулар бара. Укулар белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе урынбасары Наил Гәрәев җитәкчелек итә. Наил Мәҗит улы гражданнар оборонасы мәсьәләләре буенча бик күп мәгълүмат бирдә, комиссия һәм төркемнәрнең бурычларын аңлата.
Укуларның чираттагысы бүген Пучы авылында оешты. Биредә Яр Чаллы шәһәреннән эвакуацияләнеп кайтучыларны каршы алу пунктындагы укулар үткәрелде. Пучы урта мәктәбендә эвакуация кабул итү пункты оештырылган иде. Әлеге укуларга районның кайбер учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пункты өчен җаваплы затлар җәлеп ителде.
Инде 26 октябрь көнне районда гражданнар оборонасы эшенең торышын махсус республика комиссиясе тикшереп бәя бирәчәк.
Инде 26 октябрь көнне районда гражданнар оборонасы эшенең торышын махсус республика комиссиясе тикшереп бәя бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев