Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта мәктәпкә җыенырга ярдәм иттеләр (+ФОТОЛАР)

30 август - Республика көне Актаныш районында күңелле бәйрәм чарасы белән башланып китте. "Актаныш басмалары" ял паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит "акциясе кысаларында белем иленә тәүге адымнарын ясаячак нәни райондашларыбызга уку кирәк-яраклары тапшырылды. Матур гадәт буенча яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, инвалид...

30 август - Республика көне Актаныш районында күңелле бәйрәм чарасы белән башланып китте. "Актаныш басмалары" ял паркында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит "акциясе кысаларында белем иленә тәүге адымнарын ясаячак нәни райондашларыбызга уку кирәк-яраклары тапшырылды.
Матур гадәт буенча яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга "Мәктәпкә җыенырга булыш!" хәйрия акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелә. Әлеге акция республика моннан 10 ел элек 2007 елда беренче тапкыр старт алган иде.
Балалар мәктәпкә әзерләнеп, шатланып барырга, аларга белем алу өчен барлык шартлар да тудырылырга тиеш. Актанышта да менә шушы максатны күздә тоткан хәйрия акциясе ел саен үткәрелә. Район белән, кулны кулга тотынышып ярдәм итү күркәм сыйфатка әверелгән биредә.
Быел район буенча 406 бала беренче сыйныфка укырга керә. Шулар арасында аз керемле, авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да бар. Бүген шуларның 22се район башлыгы Фаил Камаев һәм районыбызның олы кунагы Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов кулыннан мәктәп портфельләре алдылар. Шулай ук мәктәптә укучы 18 балага спорт костюмнары тапшырылды.
Бәйрәмдә катнашучы балаларның йөзләрендә шат елмаю иде, алар "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә үз өлешен кертүчеләрнең һәммәсенә дә алкышлар белән рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев