Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды

5 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырды. Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде: -Һәр елны да сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме...

5 гыйнвар көнне район мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Балалар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар, ярышлар оештырды.
Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде:
-Һәр елны да сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырабыз. Бу балалар махсус игътибар сорый, аларга аеруча якын килергә кирәк. Былтыр 134 баланы котлаган булсак, быел алар саны 104. Димәк, безнең 30 балабыз инвалидлыктан төшерелгән, алар сәламәтләнәләр. 2016 елда да балаларга сәламәт булып, башка балалар кебек сөенеп, куанып йөрергә язсын, укуларында да зур уңышлар теләп калам.
Бәйрәмдә катнашкан һәр бала Кыш Бабайга үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Үз балаларына карап әти-әниләре сөенеп утырды.Чыршы янында күңел ачу барышында барлык балаларга бүләкләр тапшырылды.
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев