Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта "Осталар концерты" гөрләде (+ФОТОЛАР)

18 март көнне Россиядә Президент сайлаулары үтәчәк. Республика күләмендәге мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара. Әлеге эшчәнлек уңаеннан мәдәни чаралар Актанышта да оештырыла. 2 март кичендә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда райондашларыбыз өчен зур концерт гөрләде. "Осталар концерты" дип исемләнгән җырлы-биюле тамашада "Агыйдел" дәүләт җыр һәм...

18 март көнне Россиядә Президент сайлаулары үтәчәк. Республика күләмендәге мәдәни чаралар сайлау алды кампаниясе эшчәнлеге белән үрелеп бара.
Әлеге эшчәнлек уңаеннан мәдәни чаралар Актанышта да оештырыла. 2 март кичендә Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда райондашларыбыз өчен зур концерт гөрләде.
"Осталар концерты" дип исемләнгән җырлы-биюле тамашада "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле, башкала кунаклары - Искәндәр Биктаһиров, Чулпан Әхмәтҗанова һәм Айдар Садыйковлар катнашты.
Залны тутырып килгән халык кичәне бик җылы кабул итте.
Сүз уңаеннан, районыбызның йөзек кашы булган "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле 6 март көнне Әгерҗе районында үтәчәк сайлау алды концертында да сәхнә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев