Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул вакыттан 10 ноябрь әлеге һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлегенә бәя бирү көне буларак традициягә кергән. Актаныш районы эчке...

Бүген Россиядә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул Россиядә 1917 елның ноябрендә кабул ителгән документ нигезендә милиция патрульләрен тәртип сагын булдыру өчен шәһәр урамнарына чыгару белән тарихка кереп калган. Шул вакыттан 10 ноябрь әлеге һөнәр ияләрен хөрмәтләү, аларның эшчәнлегенә бәя бирү көне буларак традициягә кергән.
Актаныш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бүген һөнәри бәйрәмнәрен "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле залында билгеләп үтте. Чарага полиция ветераннары, хезмәткәрләрнең гаиләләре дә чакырулы иде. Полиция хезмәткәрләре гаиләләре белән рәхәтләнеп тамаша кылып, бергә ял иткән бердәнбер көндер ул, мөгаен. Чөнки ел дәвамында нинди генә бәйрәм булмасын, алар өчен эшнең иң кызган вакыты ул.
Иминлек сагында торучыларны беренчеләрдән булып район башлыгы урынбасары Илфак Бариев тәбрик итте. "Эчке эшләр хезмәткәрләренә беркайчан да җиңел булмады. Хәзер дә хезмәтегез бик җаваплы, тынгысыз, хәтта кайчак куркыныч та. Райондашларыбыз тыныч йокласын өчен хокук сагында һәрчак уяу торасыз. Һөнәри осталыгыгызны үстереп, погоннарыгызда йолдызларыгызның тагын да артуын телим. Сез - безне, Ходай Тәгалә сезне сакласын!", -дип бәйрәм хуҗаларына матур теләкләрен җиткерде ул.
Бәйрәмдә тынгысыз хезмәтләре белән бүләкләргә лаек булучылар хөрмәтләнде. Аларга Россия Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттә аеруча хезмәт күрсәткән өчен" I, II, III дәрәҗә медальләр, Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев