Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта полиция Кыш Бабае балаларны сөендерде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Россия Эчке эшләр министрлыгы приказы нигезендә, әлеге хезмәт вәкилләре "Полиция Кыш Бабае" дигән акция оештырып, балаларны сөендерәләр. Авыр гаиләләрдә яшәүче балаларга бәйрәм кәефе бүләк итү изге ниятеннән полиция хезмәткәрләре бергә җыелып бүләкләр ала, аны Кыш Бабай белән матур итеп тараталар. Районда бүген 56 гаилә профилактик исәптә тора. 28 декабрь көнне...

Россия Эчке эшләр министрлыгы приказы нигезендә, әлеге хезмәт вәкилләре "Полиция Кыш Бабае" дигән акция оештырып, балаларны сөендерәләр.
Авыр гаиләләрдә яшәүче балаларга бәйрәм кәефе бүләк итү изге ниятеннән полиция хезмәткәрләре бергә җыелып бүләкләр ала, аны Кыш Бабай белән матур итеп тараталар.
Районда бүген 56 гаилә профилактик исәптә тора. 28 декабрь көнне 10 гаилә - 20 балага шундый күчтәнәч пакетлар өләште полиция Кыш Бабае белән Кар кызы.
Әҗәкүл авылында яшәүче Хәбетддиновлар гаиләсенә берьюлы өч бүләк алып килде Кыш Бабай - 12 яшьлек Муса Хәбетдинов апасының бүләген дә, энесенекен дә сөенеп алып калды. Акция берничә ел дәвам итә, шуңа күп балалар Кыш Бабайның киләсен белеп, көтеп торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев