Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта полиция вәкилләре үз балаларын мәктәпкә озатты (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен бүген шактый мәшәкатьле вакыт. Әти-әниләр ул-кызларын яңа уку елына әзерләү белән мәшгульләр. Мәктәп базарларында, китап һәм канцелярия товарлары кибетләрендә кием-салым, уку кирәк-яраклары сайлаучы балалар һәм олылар мәш килә. Менә шундый мәшәкатьле вакытта Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәрләре быел беренче сыйныфка баручы уллары,...

Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләр өчен бүген шактый мәшәкатьле вакыт. Әти-әниләр ул-кызларын яңа уку елына әзерләү белән мәшгульләр. Мәктәп базарларында, китап һәм канцелярия товарлары кибетләрендә кием-салым, уку кирәк-яраклары сайлаучы балалар һәм олылар мәш килә.
Менә шундый мәшәкатьле вакытта Актаныш районы эчке эшләр бүлегендә полиция хезмәткәрләре быел беренче сыйныфка баручы уллары, кызлары өчен бәйрәм уздырды: бергәләп, бердәм коллектив белән аларны мәктәпкә озатты.
Күркәм традциягә әверелгән мондый чара кысаларында быел Раил Радик улы Басыйров, Тимур Руслан улы Гарипов, Аделина Вильсур кызы Сәлахова, Динара Ленар кызы Ямалетдинова, Азат Раушан улы Габделкәбиров, Данис Камил улы һәм Динә Камил кызы Миңнегуловларга бүлек җитәкчесе Алмаз Нургалиев мәктәп кирәк-яраклары тапшырып, укуда уңышлар теләде.
Беренчеләрне шулай ук район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Васил Вахитов тәбрик итте.
ЮХИДИ район фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова исә укырга керүче балаларга бүләкләр белән беррәттән яктылык кайтаргыч беләзекләр дә тапшырды.
Бәйрәм чарасы истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев