Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта район педагогларының август киңәшмәсе узды

26 август көнне Актаныш мәдәният йортында муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренеңавгуст киңәшмәсе узды. Ул быел "Заманча мәгариф: яңа таләпләр, яңа җаваплылык, яңа мөмкинлекләр" темасына багышланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль...

26 август көнне Актаныш мәдәният йортында муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренеңавгуст киңәшмәсе узды. Ул быел "Заманча мәгариф: яңа таләпләр, яңа җаваплылык, яңа мөмкинлекләр" темасына багышланды. Аның эшендә Татарстан Республикасы милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова, Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шамсунова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева район мәгариф хезмәткәрләре, хуҗалык җитәкчеләре, авыл башлыклары катнаштылар.
Пленар утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева узган уку елында ирешелгән уңышлар һәм проблемаларны, киләчәк бурычларны яктыртты.
Актанышның мәгариф өлкәсенә республика рейтингында кайбер күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен били. Фаил Камаев әлеге казанышлар өчен мәгариф хезмәткәрләренә зур рәхмәтен белдерде, алга таба тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләде. Район башлыгы мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлауга һәм җиһазландыруга юнәлеш алган республика программалары тарафыннан зур суммалар бирелүен билгеләп үтте һәм мондый ремонтлар алга таба да дәвам итәчәген белдерде.
Шулай ук районыбызда баручы "Мәктәбеңә әзерләнергә булыш" акциясендә катнашкан иганәчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Фаил Мисбах улы мәгариф хезмәткәрләрен белем бирүнең сыйфатына аеруча игътибар бирергә, конкурентлыкка сәләтле укучылар тәрбияләргә чакырды. Утырышта иң яхшы уңышларга ирешкән мәгариф учреждениеләре һәм хезмәткәрләре бүләкләнде.
Чыганак: aktanysh.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Актанышта район педагогларының август киңәшмәсе узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев