Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта Сабан туе - хезмәт туе гөрләп торды көн буе (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Шимбә көнне Актанышта кыр батырлары хөрмәтенә традицион Сабантуй гөрләп узды. Сабан бәйрәме төрле буын һәм милләт кешеләрен мәйданга җыйды, актанышлылар бәйрәмне татарларга хас кунакчыллык, дәртлелек, киң күңеллелек белән билгеләп үтте. Сабантуйның үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Районның мәдәният хезмәткәрләре әлеге бөек бәйрәмгә лаеклы бәя биреп, аның бөтен матурлыгын...

Шимбә көнне Актанышта кыр батырлары хөрмәтенә традицион Сабантуй гөрләп узды.
Сабан бәйрәме төрле буын һәм милләт кешеләрен мәйданга җыйды, актанышлылар бәйрәмне татарларга хас кунакчыллык, дәртлелек, киң күңеллелек белән билгеләп үтте.
Сабантуйның үзенә генә хас гореф-гадәтләре һәм йолалары бар. Районның мәдәният хезмәткәрләре әлеге бөек бәйрәмгә лаеклы бәя биреп, аның бөтен матурлыгын күрсәтте. Сабантуйны музыкаль театраль тамаша ачты. Милли бәйрәмне ачып җибәргәндә, 15 июньдә арабыздан китеп барган мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованы да искә алды актанышлылар һәм кайткан кунаклар.
Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев район хезмәтчәннәрен язгы кыр эшләренең уңышлы төгәлләнүе һәм халкыбызның Сабан туе бәйрәме белән тәбрикләде. Казаннан килгән олы кунак Федераль Казначылык идарәсенең ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов , сабантуеында катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның актанышлыларга җибәргән котлау сүзен җиткерде һәм бәйрәм белән ихластан котлады.
Сабантуй әләмен күтәрү мәртәбәсенә быелгы кыр батыры, "Әнәк" агрофирмасыннан Марат Хәйретдинов һәм 2016 елгы көрәш батыры Раил Сираев ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев