Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде

Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты. Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе...

Язгы кояш кышкы җавапсызлыгыбыз өчен битне кызартмасмы: кар эри башлауга ук кыш буена җыелып барган чүп-чар баш калкытты.
Ниһаять, тирә- ягыбызга, табигатькә карата булган битарафлыкны төзәтер чак - апрель җитте. Республикада, шул исәптән Актанышта да санитар-экологик чисталык икеайлыгы игълан ителде.
Икеайлык дәвамында өмәләр оештырылачак. Аның шарты буенча һәр кеше үзе яшәгән, үзе эшләгән тирәлекне тәртипкә китерергә, табигатебезнең гүзәл, сулар һавабызның саф, эчәр суларыбызның чиста булуына өлеш кертергә тиеш.
Шушы чорда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан агачлар утырту, иң яхшы авыл җирлеген, иң чиста урамны, иң яхшы каралган хуҗалыкны ачыклау максат булып тора.
Хөрмәтле райондашлар! Әлеге районкүләм чарада һәммәгезнең дә актив катнашуы сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев