Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта савымчылар көч сынашты (+ФОТОЛАР)

Бүген "Эконом" хуҗалыгы җәйләвендә район савымчылары ярышы үтте. Быел ул 42нче тапкыр уздырылды. Бирегә хуҗалыкларның иң көчле савымчылары көч сынашырга җыйналды. Алар сорауларга җавап биреп, теоритик белемнәрен дә сынадылар, саву аппаратларын вакытка сүтеп җыйдылар. Бәя биргәндә савылган сөтнең сыйфаты да исәпкә алынды. Күбрәк савымчыларны бәйгегә җәлеп итү максатыннан ярышлар 35...

Бүген "Эконом" хуҗалыгы җәйләвендә район савымчылары ярышы үтте. Быел ул 42нче тапкыр уздырылды. Бирегә хуҗалыкларның иң көчле савымчылары көч сынашырга җыйналды. Алар сорауларга җавап биреп, теоритик белемнәрен дә сынадылар, саву аппаратларын вакытка сүтеп җыйдылар. Бәя биргәндә савылган сөтнең сыйфаты да исәпкә алынды.
Күбрәк савымчыларны бәйгегә җәлеп итү максатыннан ярышлар 35 яшькә тикле савымчылар арасында аерым, аннан зурраклар арасында аерым үткәрелде. Соңгы елларда лаборантлар һәм зоотехникларда бәйгегә кушылды. Алар үз юнәлешләре буенча сорауларга җавап бирделәр.
Ярышта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисовлар тәбрик итеп, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм эшләрендә уңышлар теләде.
Бәйге җиңүчеләре исә түбәндәгечә булды. Зоотехниклар арасында "Саф" хуҗалыгыннан Денис Әхияров-I, "Тамыр"дан Рафил Галиев- II, "Таң"нан Фәвәдис Сәйфетдинов- III, лаборантлар арасында "Әнәк" агрофирмасыннан Гөлгенә Гайнетдинова- I, "Эконом" хуҗалыгыннан Гөлнара Исламова - II, "Ташкын"нан Гөлсәрия Солтанова III урыннарга лаек булдылар.
35 яшькә тикле савымчылар арасында "Эконом" хуҗалыгыннан Рузилә Бәдертдинова - I, "Ташкын"нан Ландыш Гыйбадуллина- II, "Чишмә" хуҗалыгыннан Ландыш Вәлиева- III, 35 яшьтән зурраклар арасында "Әнәк" агрофирмасыннан Нәзилә Адиева - I, "Актаныш" агрофирмасыннан Тәнзилә Миңнуллина - II, "Эконом"нан Илүсә Исламова - III урынга ия булдылар. Бәйгенең абсолют җиңүчесе булып "Башак" хуҗалыгыннан Альбина Мөхәмәтдинова калды.
Тулы команда булып катнашкан хуҗалыклар арасында беренче урынга -"Әнәк" агрофирмасы, икенче урынга "Эконом" хуҗалыгы, өченче урынга "Ташкын" хуҗалыгы чыкты. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Бу хакта тулырак газетабызның алдагы саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев