Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта социаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде (ФОТОЛАР ДА БАР)

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне. Бу көн Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла. Россиядә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүнең үз тарихы бар. Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указны игълан итә. Картлар, инвалидлар яшәгән йортларда авыруларны карасын, ярдәм итсен өчен ун авыру кешегә бер сәламәт кеше...

8 июнь - Социаль хезмәткәрләр көне.
Бу көн Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла.
Россиядә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүнең үз тарихы бар. Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указны игълан итә. Картлар, инвалидлар яшәгән йортларда авыруларны карасын, ярдәм итсен өчен ун авыру кешегә бер сәламәт кеше булырга тиеш, дип язылган була анда.
Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме ул. Социаль хезмәткәрләр, жәмгыятебезнең социаль яраларын дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.
8 нче июнь көнне Актанышта да социаль тармакта хезмәт куючылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Бәйрәмгә җыйналган социаль хезмәткәрләрне Башкарма комитет Җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ойгуль Мирзашәрипова тәбрикләде һәм алдынгы хезмәткәрләргә Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хатын, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау кәгазе, рәхмәт хатларын тапшырды.
Залда утыручыларга котлау сүзләрен районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова да җиткерде. Хезмәттәшләренә ул авыр һәм хөрмәткә лаек эшләрендә уңышлар һәм сабырлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев