Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта социаль хезмәткәрләр хөрмәтләнде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

14 нче июнь көнне Актанышта да социаль тармакта хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме ул. Социаль хезмәткәрләр, жәмгыятебезнең социаль...

14 нче июнь көнне Актанышта да социаль тармакта хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме ул. Социаль хезмәткәрләр, жәмгыятебезнең социаль яраларын дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.
"Яшьлек" мәдәни үзәгенә бәйрәмгә җыйналган социаль хезмәткәрләр район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясовтан, аның урынбасары Дилбәр Әнвәровадан, район социаль яклау бүлеге җитәкче Ландыш Бариевадан, районның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗановадан, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыевтан тәбрикләүләр, җылы сүзләр кабул иттеләр.
Залда утыручы алдынгы хезмәткәрләр Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау кәгазе, рәхмәт хатлары белән хөрмәтләнделәр.
чыганак һәм фотолар aktanysh.tatarstan.ru рәсми сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев