Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта – спартакиада

12 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә "Актаныш" универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең укытучылары катнашында спартакиада башланып китте. Спорт чарасының тантаналы ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде. Спартакиадада районыбызның барлык мәктәп укытучылары да бар иде, катнашмый калган...

12 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә "Актаныш" универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең укытучылары катнашында спартакиада башланып китте. Спорт чарасының тантаналы ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.
Спартакиадада районыбызның барлык мәктәп укытучылары да бар иде, катнашмый калган бер генә команда да булмады.
"Актаныш" спорт комплексында башланып киткән ярышлар, "Лачын" чаңгы-роллер трассасында, 1 нче номерлы Актаныш урта мәктәбендә һәм Балалар иҗат үзәге биналарында барган ярышлар белән бергә дәвам итте.
Спартакиада программасы гер күтәрү, аркан тартышу, шашка-шахмат уеннары, төрле дистанцияләргә йөгерү, кул көрәштерү, биеклеккә-озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрен үз эченә алды.
Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, соңрак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар.
Чыганак: Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев