Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта студентлар очрашты (ФОТОЛАРДА - ОЧРАШУ МИЗГЕЛЛӘРЕ)

Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашулар оештыру районыбызда инде традициягә әйләнгән. Быел әлеге күңелле чара 3 февраль көнне үтте. Бәйгеләр Төрле өлешләргә бүлеп оештырылды: районыбыз студентлары командалары башта чаңгы шуу эстафетасында көч сынаштылар, аннары "Актаныш" универсаль спорт комплексында ГТО нормалары тапшырдылар, биредә "Күңелле стартлар" да узды. Бәйрәм төсен алган...

Кышкы сессиядән ялга кайткан студентлар белән очрашулар оештыру районыбызда инде традициягә әйләнгән. Быел әлеге күңелле чара 3 февраль көнне үтте.
Бәйгеләр Төрле өлешләргә бүлеп оештырылды: районыбыз студентлары командалары башта чаңгы шуу эстафетасында көч сынаштылар,
аннары "Актаныш" универсаль спорт комплексында ГТО нормалары тапшырдылар, биредә "Күңелле стартлар" да узды.
Бәйрәм төсен алган бәйгеләргә йомгак район мәдәният сараенда ясалды. Чара КВН белән дәвам итте.
Һәр төркем алдан "КВН" ярышына әзерләнеп килгән . Концерт номерларына да урын бирелде. Җыр-бию, уен-көлке, кызык тамашалардан бәйрәм гөрләп торды.
Бу кичәдә Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев та катнашты, студентларга үзенең теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм ахырында мәртәбәле жюри төркемнәр арасында КВН нәтиҗәләренә урыннар чыгарды, Илфак Бариев җиңүчеләргә тәмле күчтәнәчләр белән грамоталар тапшырды.
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев