Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта тагын нинди объектлар сафка басачак?

Җәйге чорга аяк басабыз. 2017 елда төзүчеләр нинди эшләр белән шөгыльләнәчәк? Актанышта тагын нинди объектлар сафка басачак? Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев таныштырды: - Төзелеш сезоны башланганда төзүчеләребезгә заказлар җитәрлек булыр микән дип бераз борчылган идек. Чөнки быел программалар буенча проектлар үткән елгыдан кимрәк. Әмма борчылырга урын юк. Соңгы...

Җәйге чорга аяк басабыз. 2017 елда төзүчеләр нинди эшләр белән шөгыльләнәчәк? Актанышта тагын нинди объектлар сафка басачак? Бу хакта район башлыгы Фаил Камаев таныштырды:
- Төзелеш сезоны башланганда төзүчеләребезгә заказлар җитәрлек булыр микән дип бераз борчылган идек. Чөнки быел программалар буенча проектлар үткән елгыдан кимрәк. Әмма борчылырга урын юк. Соңгы вакытта күләмле генә эшләр планлаштырырга җай чыкты. Төзүчеләребез ел азагына кадәр эш белән тулысынча тәэмин ителәчәк дип ышандырып әйтергә була хәзер.
Балалар иҗат үзәге "Татнефть"нең социаль программасына кертелде. Быел бу бинаның эчен-тышын зур гына үзгәрешләр көтә. Яңа уку елына ул яңартылып тапшырылачак. 28 апрель көнне Минтимер Шәймиев туган ягына кайтып, балалар белән күңелле очрашулар уздырды. Сагынып кайткан. Тормышыбыз белән кызыксынды. Пучыга яңа балалар бакчасы кирәк дигән сорау-үтенечебезне җиткердек. Күп тә үтмәде, безгә җылы хәбәрләр килеп иреште. Пучыда 120 урынга яңа балалар бакчасын быел ук төзи башлау мөмкинлеге табылды.
Дәүләт торак фонды программасы буенча "Әнәк" агрофирмасы яңа башлангычка кереште. Шул җирлектә 8 аренда йорты салына. Агрофирманың үз эшчеләренә, үз белгечләренә яшәү урыннары булдыру максат итеп куела.
Бу эшләрнең һәммәсен дә үзебезнең район төзелеш оешмалары башкарачак. Боларга өстәп, быелга төгәлләнергә тиешле төзелешләр дә дәвам итә. Чистарту корылмаларын төзеп бетерүгә республикадан 10 млн сум акча бүлеп бирелде. Күп елларга сузылган стадионны сабантуйга тапшыру ниятләнә. Авыл районнары арасында андый уңайлыклары тудырылган стадионнар юк дәрәҗәсендә.
Парклар-скверлар программасы эшли. Без район үзәгендә Ленин паркын һәм мәдәният паркын яңартып, икесен дә быел халыкка куллануга тапшырырга уйлыйбыз. Ял итү урыннары, фонтаннары, балалар мәйданчыклары, өйләнешүчеләр өчен махсус зоналары булачак, проектлары расланган.
Район үзәк хастаханәсенә 70 млн сумлык ремонт 2018 елга планлаштырыла. Ул сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы исемлегенә кертелгән, бәлки ремонт эшләре быелгы көздән үк башланыр.
Нөркә бистәсендә социаль ипотека программасы нигезендә яңа йортлар салу, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү дәвам итә, киләсе ел өчен дә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев