Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта Татьяна Воропаева катнашында эшлекле киңәшмә үтте (+ ФОТОЛАР)

Бүген "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк кабул итү җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе секретареның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе урынбасары Татьяна Васильевна Воропаева Актаныш районында гражданнарны кабул итте. Татьяна Васильевна янына районның ике кешесе үзенең мөрәҗәгате белән...

Бүген "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк кабул итү җитәкчесе, "Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсе секретареның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча Комитеты рәисе урынбасары Татьяна Васильевна Воропаева Актаныш районында гражданнарны кабул итте.
Татьяна Васильевна янына районның ике кешесе үзенең мөрәҗәгате белән килде.
Кабул итүдән соң, эшлекле киңәшмә кысаларында, Татьяна Воропаева Актаныш районында җәйге каникуллар вакытында укучыларның ялы һәм мәшгульлегенең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Утырышны район башлыгы урынбасары Илфак Бариев алып барды. Җәйге каникулларның ничек узуы, җәйге чорда балаларның яшәү рәвеше хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Вахитов, аның тәрбия эшләре буенча урынбасары Раниза Шакирова, яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Лена Фазлыевалар чыгыш ясады. Киңәшмә эшендә шулай ук хастәханә, прокуратур һәм полиция бүлегеннән вәкилләр катнашты.
«Каникулның өч аенда да балалар мәшгуль булырга тиеш, бу аларның иминлеге, күзәтүчесез калмавы өчен кирәк», - дип ассызыклады Татьяна Воропаева, киңәшмәгә нәтиҗә ясап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев