Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта төнге чаңгы ярышы гөрләде (ФОТОЛАР ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)

Яңа елга санаулы гына көннәр калганда актанышлылар бердәм рәвештә сәламәтлекләрен ныгытты. Эш сәгате тәмамлангач спортны үз итүчеләр "Бүләк" трассасына чаңгы ярышына ашыкты. Яңа ел алдыннан мондый төр ярышлар үткәрү районда күркәм гадәткә әверелсә дә, бүгенгесе аеруча үзенчәлекле булды, чөнки ул кич оештырылды. Төнге чаңгы ярышы халыкта шактый зур кызыксыну уятканы...

Яңа елга санаулы гына көннәр калганда актанышлылар бердәм рәвештә сәламәтлекләрен ныгытты. Эш сәгате тәмамлангач спортны үз итүчеләр "Бүләк" трассасына чаңгы ярышына ашыкты.
Яңа ел алдыннан мондый төр ярышлар үткәрү районда күркәм гадәткә әверелсә дә, бүгенгесе аеруча үзенчәлекле булды, чөнки ул кич оештырылды. Төнге чаңгы ярышы халыкта шактый зур кызыксыну уятканы күренеп тора: һәр минут саен "Бүләк"кә чаңгычылар белән беррәттән бу тамашаны үз күзләре белән күрергә теләүчеләр килә торды. Мәктәп укытучылары һәм укучылары, аларның әти-әниләре, пенсионерлар бу спорт чарасыннан читтә калмаган иде.
Чараның тантаналы ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, Актанышның чаңгы федерациясе рәисе Фәрит Салихов, ярыш иганәчесе Алмаз Мортазиннар катнашты.
Урамда язны хәтерләтеп яңгыр сибәләп торуга карамастан, төнге чаңгы ярышында 50гә якын райондашыбыз көч сынашты. Ике төркемдә оештырылган стартка ир-егетләр һәм малайлар бергә, хатын-кызлар белән кызлар бергә басты. Бүләкләү 4 төркемдә оештырылды.
Бүләкләү өлешендә, мөгаен, ярышта катнашмаучылар уфтанып та куйгандыр. Һәр төркемдә дә алты урын билгеләнеп, җиңүчеләргә Алмаз Мортазин тарафыннан 500 сумнан алып 5000 сумга кадәр булган сертификатлар тапшырылды. Шулай ук аларга ярышларны оештырган Актанышның чаңгы федерациясе һәм район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге исеменнән грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Бүләкләрдән күренгәнчә, катнашу өчен стимул зурдан куелган иде. Катнашканнар отты, катнашмаганнар отылды.
Җиңүчеләр исемлеге:
Кызлар арасында
I урын -Таҗиева Таңсылу (АСОШ № 2)
II урын - Минһаҗева Регина (АСОШ № 1)
III урын - Мөхәммәтдинова Рената (АСОШ № 1)
IV урын - Закирҗанова Лиана (АСОШ № 1)
V урын - Хамадуллина (АСОШ № 2)
VI урын - Латыйпова Лиана (АСОШ № 2)
Хатын-кызлар арасында:
I урын -Шәехова Зәмфирә (Актаныш)
Ир-егетләр арасында:
I урын - Фәрдиев Илнар
II урын - Хаҗиев Равил
III урын - Мохтазиров Камил
IV урын - Галимуллин Динар
V урын - Гарипов Алгиз
VI урын - Мөхәммәтов Ирек
Укучы егетләр арасында
I урын -Ялалов Наил (АСОШ № 1)
II урын - Кирамов Данил (АСОШ № 1)
III урын - Хәсәнов Илнур (АСОШ № 2)
IV урын - Шакиров Илшат (АСОШ № 2)
V урын - Насретдинов Айгиз (АСОШ № 1)
VI урын - Имамразыев Айназ (АСОШ № 2)
Ярышта шулай ук иң кечкенә катнашучылар да билгеләнде. Басырова Резеда һәм Фәхриев Салаватка акчалата бүләкләрне иганәче Наил Кирамов тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев