Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында утырыш үтте (+ФОТОЛАР)

Бүген, 16 февраль көнне, Актаныш район Советының өченче чакырылыш 27нче утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Премьер - министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты. Актаныш муниципаль районы Советы сессиясе район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның хисап доклады белән ачылды. Ул районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2018 елга бурычлар...

Бүген, 16 февраль көнне, Актаныш район Советының өченче чакырылыш 27нче утырышы булып узды. Аның эшендә ТР Премьер - министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.

Актаныш муниципаль районы Советы сессиясе район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттаховның хисап доклады белән ачылды. Ул районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше, уңышлары һәм проблемалары, 2018 елга бурычлар турында бәян итте. "Хөкүмәтебез ярдәме һәм уртак тырышлык белән без 2017 елны лаеклы тәмамлый алдык. Район халкы алдында торган социаль бурычлар да үтәлде", - дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы .
Районның башкарма комитет җитәкчесе 2018 елда авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, куллану, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль ярдәм күрсәтү өлкәләре алдында торган бурычларга да тукталды.
"Район икътисады үсешендә зур, мөһим урынны авыл хуҗалыгы биләп тора. Гомумән, Актаныш - авыл хуҗалыгы районы. Алга таба бу юнәлештә башкарасы эшләр, куелган максат-планнар шактый", - диде Энгель Фәттахов.

Реклама

Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Рәйхан Галимҗанова үз чыгышында авыл җирлекләре эшчәнлеге белән таныштырды. Җирлекнең ел дәвамында эшләнгән эшләренә анализ ясап, бу елга бурыч-максатларны билгеләде.

"Актаныш районының социаль-икътисади күрсәткечләре начар түгел. Әмма һәр өлкәне аерым анализлап, күрсәткечләрне яхшырту буенча эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк, - диде Васыйл Шәйхразиев. Ул, иң беренче чиратта, демографияне яхшырту мәсьәләләренә тукталды. "Яшьләр гаилә корсын өчен шартлар тудырырга кирәк. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшь гаиләләр санын арттыру мөһим. Бу яклап быелдан яшь гаиләләргә төрле матди ярдәм күрсәтелә башлавы моңа уңай йогынты ясар дип уйлыйбыз, - диде Премьер-министр урынбасары. Ул шулай ук Актанышның уңышлары шактый булуын ассызыклады, моңа, әлбәттә, социаль программаларның да йогынтысы зур булуын билгеләп үтте. "Алга таба үз алдыгызга куйган максатларга ирешәчәгегезгә мин ышанам", - дип сүзен йомгаклады ТР Премьер-министры урынбасары.

Сессия ахырында Васил Шәйхразиев Актаныш районының алдынгы хезмәткәрләренә республика бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев