Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта - төзүчеләр Сабантуе!

19 сентябрь көнне районыбызда төзүчеләр Сабантуе билгеләп үтелде. Бәйрәмнең пленар өлеше "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, районыбыз төзүчеләре һәм төзүчелек тармагында эшләгән ветераннар катнашты. Чара районыбыз төзүчеләренә багышланган видеоролик күрсәтү белән башланып китте. Район башлыгы Фаил Камаев төзүчелек тармагында эшләүчеләргә...

19 сентябрь көнне районыбызда төзүчеләр Сабантуе билгеләп үтелде. Бәйрәмнең пленар өлеше "Яшьлек" мәдәни үзәгендә узды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, районыбыз төзүчеләре һәм төзүчелек тармагында эшләгән ветераннар катнашты. Чара районыбыз төзүчеләренә багышланган видеоролик күрсәтү белән башланып китте.
Район башлыгы Фаил Камаев төзүчелек тармагында эшләүчеләргә үзенең ихлас котлауларын җиткерде:
- Төзүчелек тармагы районыбызда авыл хуҗалыгыннан соң икенче урынны били. Төземичә яшәгән илнең киләчәге юк. Матур-матур биналар калкып чыгу ул халыкның социаль-икътисади хәле яхшыру дигән сүз, шуның өчен төзелеш барырга тиеш.
Һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сәламәтлек, тынычлык, гәилә иминлеге телим һәм киләчәктә дә кулга-кул тотышып матур объектлар төзеп, Актанышны яшәртеп яшәргә язсын.
Шулай ук төзүчеләребезне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов тәбрик итте, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. "Төзүчеләр хезмәтенең әһәмияте бик зур, бигрәк тә авыл җирлегендә бу бик сизелә", - дип билгеләп үтте ул.
Чарада үз хезмәтенең алдынгылары булганнар һәм ветеран төзүчеләр тәбрикләнде.
Әлеге тәбрикләүләр, котлаулар "Агыйдел" дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт номерлары белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең икенче өлеше табигатьтә - халкыбызның милли бәйрәме -Сабантуй уза торган мәйданда дәвам итте. Монда төрледән-төрле милли уеннар - чүлмәк вату, әтәчле баганага менү, аркан тарту, кул көрәше, гер күтәрү һ.б. оештырылган иде.
Чарада катнашучылар бәйрәмне бик ошаттылар, киләчәктә дә мондый төзүчеләр Сабантуен уздыруны матур гадәткә әйләндерергә килештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев