Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта - Уңыш бәйрәме!

16 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2015 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз. Иң тәмле икмәк - Актаныш...

16 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2015 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды. Без аларга олы рәхмәтләребезне белдерәбез, алар хезмәтен олылыйбыз, дан җырлыйбыз.
Иң тәмле икмәк - Актаныш икмәге, иң тәмле чәк-чәк - Актаныш чәк-чәге!
Уңыш бәйрәме районыбызның кабынып кына килгән йолдызчыклары һәм үз эшенең осталары булган артистлар катнашында оештырылган искиткеч концерт-тамаша белән башланып китте. Залда утырганнар бу күренешләргә битараф калмагандыр.
Тантана барышында Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, районыбыз кунагы - Пенза өлкәсеннән килгән ООО ТК "Партнер-Татарстан" генераль директоры Кязым Дебердеев сәхнәгә күтәрелделәр. Алар бәйрәмдә катнашучыларны бүләкләделәр, мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгыраттылар.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлау сүзләре җиткерде:
- Хөрмәтле райондашлар, авыл хуҗалыгы тармагына үзенең гомерләрен бәйләп, җирдә эшләп бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннарыбыз, җитәкчеләребез һәм авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр! Сезне район Советы, башкарма комитеты исеменнән, бу тармакта эшләмәгән район халкы исеменнән Уңыш бәйрәме белән тәбрик итәргә, сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге теләргә рөхсәт итегез, киләчәктә дә шушы яратып сайлаган һөнәрегездә уңышларга ирешергә язсын. Чын күңелдән бәйрәм белән!
Игенчегә дан һәм мәдһия җырлый торган бәйрәмнәребез киләчәктә дә узачак, чөнки тормышыбызның нигезе - икмәк, ит, сөт. Алардан башка яшәүне күз алдына китереп булмый.
Бүгенге кичәне ветераннарыбызны һәм яшьләрне бәйли торган, районыбыз тарихына бәйле булган чара итеп уздырырга теләдек. Ветераннарыбыз үзләренең яшьлеген искә алып, ә яшь буын үз ата-бабалары белән горурланып утырсыннар дип уйладык. Чөнки авылга яшьләр кайтып, үз эшенең фанатлары булып Актанышның тотрыклы киләчәген булдыру зарур.
Тагы бер кат Сезне бәйрәм белән! Актаныш районы өчен, кайсы гына тармакта булсак та, кызарып утырмаслык итеп эш оештырып, мул тормышта бергә яшәргә язсын!
Актаныш МР башлыгы матбугат хезмәте
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев