Актаныш

Актанышта Яңа ел костюмнарына бәйге игълан ителде

Актаныш үзәк балалар китапханәсе "Яңа ел маскарады"дип исемләнгән костюмнар бәйгесе игълан итә. Бәйгенең максаты һәм бурычлары: 1. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балаларда бәйрәм мохиты тудыру; 2. Балаларның һәм әти-әниләрнең фантазияләрен, уйлап табу сәләтләрен үстерү; 3. Талантлы балаларны ачыклау һәм талантларын үсәргә булышлык итү; 4. Балалар һәм әти-әниләрне әдәби геройлар аша...

Актаныш үзәк балалар китапханәсе "Яңа ел маскарады"дип исемләнгән костюмнар бәйгесе игълан итә.
Бәйгенең максаты һәм бурычлары:
1. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балаларда бәйрәм мохиты тудыру;
2. Балаларның һәм әти-әниләрнең фантазияләрен, уйлап табу сәләтләрен үстерү;
3. Талантлы балаларны ачыклау һәм талантларын үсәргә булышлык итү;
4. Балалар һәм әти-әниләрне әдәби геройлар аша китап укуга тарту һәм китапханә белән кызыксынуларын арттыру.
Бәйгедә, әти-әниләре белән берлектә яки мөстәкыйль рәвештә, Актаныш районы җирлегендә яшәүче 7 яшьтән алып 14 яшькәчә балалар катнаша ала.
Костюмнарга куелган таләпләргә килгәндә, костюм үзең теләгән техникада (тегү, бәйләү, кәгазь, пластика) үз кулларың белән эшләнгән булуы шарт. Кибеттән сатып алынган әзер костюмнар бәйгедә катнашмый.
Бәйге 5 декабрьдан - 29 декабрь аралыгында, түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
"Фрик-костюм" - ирекле тема ( әкият һәм мультфильм геройлары, китап һәм кино геройлары);
"2017 елның шартлы билгесе" костюмы - Әтәч елы.
Бәйге ике этаптан тора:
1 этап - 5 декабрьдан 25 декабрь аралыгында.
2 этап - 29 декабрь .
Бу көнне Актаныш үзәк балалар китапханәсе оештырган "Простоквашинода Яңа ел тамашасы" бәйрәм кичәсендә һәр катнашучы үз костюмын тәкъдим итә. Җиңүчеләр жюри әгъзалары катнашында шунда билгеләнәчәк.
Тагын бер шарт - уйлап тапкан модель башкаларга охшамаган, үзенә бертөрле, бердәнбер булырга тиеш;костюмның бәйге номинацияләренә туры килүе дә каралачак. Бәйгедә катнашучылар үзләре иҗат иткән костюмны шигырь, җыр яки сүз ярдәмендә тәкъдим итәргә тиеш. Артистлык осталыгы да исәпкә алыначак.
Бүләкләүләр ике номинациядә узачак:
- 7 яшьтән - 10 яшькә;
- 11 яшьтән - 14 яшькә.
Бәйгедә җиңүчеләргә грамота һәм истәлекле бүләкләре тапшырылачак, һәр катнашкан балага рәхмәт хаты биреләчәк.
Бәйгедә катнашу өчен заявканы 22 декабрьга кадәр Актаныш үзәк балалар китапханәсенә китереп бирергә кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: