Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта яз һәм наз бәйрәме (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

7 март көнне Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә 500 гүзәл зат чакырулы иде. Алар - төрле тармакта эшләүчеләр, бала тәрбияләүчеләр, җәмәгать эшләрендә катнашучылар. Авыл хуҗалыгы тармагында, мәгариф, медицина кебек киң колачлы өлкәләрдә хезмәт куючылар, җитәкче ханымнар, эшмәкәр хатын-кызлар - барысы да кирәкле...

7 март көнне Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үтте.
Бәйрәмгә 500 гүзәл зат чакырулы иде. Алар - төрле тармакта эшләүчеләр, бала тәрбияләүчеләр, җәмәгать эшләрендә катнашучылар. Авыл хуҗалыгы тармагында, мәгариф, медицина кебек киң колачлы өлкәләрдә хезмәт куючылар, җитәкче ханымнар, эшмәкәр хатын-кызлар - барысы да кирәкле һөнәр ияләре. Кадер-хөрмәткә лаек туташлар-ханымнар.
Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов залда утыручыларның һәммәсен дә бәйрәм белән котлады. Аның тәбрикләү сүзләре районыбызның барлык хатын-кызларына да юнәлдерелгән иде. Ул аларга ихластан рәхмәтен белдерде. Һәм зур уңышларга ирешкәннәрне сәхнәгә чакырып бүләкләде.
Хатын-кызларны Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов та тәбрик итте. Ел саен хатын-кызларыбызны хөрмәтләү йөзеннән уздырылучы бәйрәм чарасына ул махсус чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев