Актаныш

Актанышыбызның горурлыгы бит Сез, Минтимер Шәрип улы!

20 гыйнварда легендар якташыбыз, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее. Минтимер Шәрип улын, аның гаилә әгъзаларын олы юбилей белән кайнар котлыйм. Мин аны үткән гасырның 60 нчы елларыннан алып якыннан беләм. Аның җитәкчелегендә күп еллар Актаныш районында партия-совет органнарында эшләргә дә туры килде. Ул минем тыйнак хезмәтемне күрде,...

20 гыйнварда легендар якташыбыз, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее. Минтимер Шәрип улын, аның гаилә әгъзаларын олы юбилей белән кайнар котлыйм. Мин аны үткән гасырның 60 нчы елларыннан алып якыннан беләм.
Аның җитәкчелегендә күп еллар Актаныш районында партия-совет органнарында эшләргә дә туры килде. Ул минем тыйнак хезмәтемне күрде, аңа югары бәя бирде. Аның кулы белән имзаланган ТРның 3 Мактау кәгазен, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" орденын һәм башка бүләкләр алу, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөртү ул биргән бәя турында сөйли. Алар өчен мин аңа бик тә рәхмәтле. Ул киң колачлы җитәкче, кешелекле шәхес. Аның республикада социаль-икътисади үсешне тәэмин итү, халык мәнфәгатьләрен кайгырту, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту буенча куйган хезмәтләре бик югары бәяләнә. Республикада сәнәгатьнең, авыл хуҗалыгының һәм башка тармакларның үсеше, республиканы тоташтан газлаштыру, тузган торакны бетерү программасы үзләре генә дә зур казаныш булып тора. Тагын шуны да әйтергә кирәк: бик катлаулы шартларда республиканың суверенитеты мәсьәләсен хәл иткәндә, аның акыллы сәясәт алып баруы төрле яктан отышлы булды. Күп табыш китерә торган "Татнефть", "Түбән Кама Нефтехим", "Казаноргсинтез", КамАЗ һ.б. үзебезнең республика файдасына эшли башладылар. Хәзер республиканың табышы элекке еллар белән чагыштырганда җир белән күк арасы кебек.
Районыбызда да бик әһәмиятле эшләр эшләнде. Аларның барысын да язып тормастан, кайберләрен генә искә төшереп китәм. Минтимер Шәрип улы ТР Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән чорда, яңа Актанышны төзегән елларда халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсен министрлык уңай якка хәл итте, хәтта төзелешнең заказчысы да булды. 6 нчы ПМК эшче-хезмәткәрләре өчен торак йортлар һ.б. төзелде. Хәзер район үзәгендә җир астына салынган суүткәргеч торбаларның озынлыгы 106 км тәшкил итә.
Тагын бер әһәмиятле мәсьәләне искә төшереп китәм. Түбән Кама ГЭСы төзелү сәбәпле, безнең район су басу зонасына эләкте. Проект нигезендә 30 мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләрен су басу билгеләнде. СССР Министрлар Советы су басасы урыннарда бернинди төзелеш алып бармаска дип, каты күрсәтмә бирде. Билгесезлек озакка сузылды. Авыл хуҗалыгы өчен бик тә кирәкле оешмалар - ашлык кабул итү пункты, нефтебаза һ.б. авыр хәлдә калды. Яңаны төзергә ярамагач, булганнарына күпләп акча тоту мөмкинлеге булмагач, аларның матди-техник базасы начарланды, төяү-бушату, киптерү механизмнары еш ватылды. Әйтергә кирәк: 85 нче елларда югары уңыш үстерелде, урып-җыю эшен тоташ яңгырлар шартларында да башкарырга туры килде. Ашлык кабул итү пунктында юеш икмәк тау булып өелде, төтенләп яна башлады. Нәрсә эшләргә? Минтимер Шәрип улына шалтыратып, авыр хәлне аңлаттым. Икенче көнне үк килеп җитеп, мондагы хәл белән танышты, исе китте. Ашыгыч рәвештә элеватор төзергә кирәк, дигән фикер белән кайтып китте. Ә СССР Хәзерләүләр министрлыгы яңа элеватор төзергә каршы булуын әйтеп, ашлыкны Башкортстан республикасының Илеш районы элеваторына тапшырырга кушты. Минтимер Шәймиев үз сүзендә нык торып, куйган максатына иреште. Чиләбе өлкәсеннән "Южуралэлеваторстрой" тресты эшчеләрен китереп, 1985-1989 елларда, кыска гына вакыт эчендә, 35 мең тонналык элеватор төзелде. Хәзер икмәкне кая куярга, ничек сакларга, дигән кайгы юк. Анда он да, ярма да, катнаш азык та ясыйлар. Территориягә барып керсәң, ул чәчәккә күмелгән, аннан чыгасы килми тора. Минтимер Шәймиев төзелеш барганда еш булды, эшне контрольдә тотты. Аны бу изгелеге өчен район халкы рәхмәт хисләре белән искә ала.
Минтимер Шәрип улы җитәкчелегендә республикада башкарылган барлык әһәмиятле эшләрне бу язмада гына язып бетерү мөмкин түгел. Авторлар әйтүе буенча, аны 600 битлек китапка да сыйдырып бетерә алмаганнар. Шунысы ачык: ул башкарган эшләре, кешелеклелек сыйфатлары белән республиканың исемен, үзенең исемен бөтен дөньяга танытты, халыкның хөрмәтен һәм ихтирамын яулады.
Минтимер Шәрип улының киләчәктә дә, исән-сау булып, тормыш иптәше Сәкинә Шакир кызы белән бергә, балаларының, оныкларының, туганнарының, дусларының, хезмәттәшләренең, гомумән, республика халкының, ил җитәкчелегенең күңел җылысын тоеп яшәүләрен телим.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: