Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш быелгы җылылык сезонына тулы әзерлек белән керә

Биналарга җылылык, һава температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градустан артмаганда, биреләчәк.

Актанышта  2018-2019 елгы җылылык сезонына әзерлек буенча “Коммунсервис – Актаныш” ҖЧҖ шактый күләмдә эш башкарган. Биналарга җылылык, һава температурасы 5 тәүлек дәвамында 8 градустан артмаганда, биреләчәк. 
 
Актаныш буенча җылылык сезонына үзәк һәм Төзүчеләр урамы 3 адресы буенча урнашкан йорт  котельные,  17 чакрымга якын җылылык челтәре, 71  чакрым су челтәрләре, 16 чакрым канализация торбалары әзерләнгән. Шулай ук насос станцияләрендә, үзәк җылылык пунктларында, су заборларында, су үткәргеч һәм канализация насос станцияләрендә, чистарткыч корылмаларда эшләр төгәлләнгән. “Коммунсервис – Актаныш” җәмгыяте дизель генераторы белән дә тәэмин ителгән. Әлеге генератор ут сүнгән очракта да, биналарга җылылык бирү мөмкинлеге тудыра. 

Былтыр Актаныштагы җылылык сезоны  җитди аварияләрсез, тотрыклы узган. Быел да, традиция буенча,  аңа әзерлек җылылык сезоны тәмамлану белән башланган. Җылылык челтәрләрен сынаулар нәтиҗәсендә  бер урында су агу очрагы ачыкланып, ул тулысынча төзекләндерелгән.  
 
Актаныштагы 74 күпфатирлы торак йортның 67се үзәкләштерелгән җылылык челтәренә тоташкан. Калган җидесе быелгы сезонны шәхси җылылык системасы белән каршы алачак. 
 
Бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният, спорт учреждениеләре дә җылылык сезонына 100 процент әзер. 

Идарәче компания мәгълүматлары буенча, күп фатирлы торак йортларда җылылык сезонына әзерлек буенча проблемалар юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев