Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ – ДУСЛЫК ИЛЕ, ҺӘР МИЛЛӘТ – АНЫҢ ГӨЛЕ: Актанышта әрмәннәр җәмгыяте булдырылды

Актаныш районында бүген 10 әрмән гаиләсе көн күрә. Актанышта 20-25 ел яшәгәннәре дә, бездә туып-үскәннәре дә, телләре безнеңчә ачылганнары да җитәрлек. Аңлашылганча, әлеге милләт вәкилләре күптән инде үзебезнекеләргә әверелгән.

Бүген Актаныш районы башлыгы Э.Н.Фәттахов дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Татарстан халыклары Ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм республиканың Әрмән милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Хачатурянның Актанышка кылган эшлекле сәфәрләре киләчәктә райондашларыбызның әрмән милләтеннән булган  вәкилләр белән  кулга-кул тотынышып эшләвенә һәм дус-тату яшәвенә йөз тота. 

Түгәрәк өстәл артында үткән очрашуга Актанышта яшәгән әрмән гаиләләренең башлыклары, җирлек җитәкчеләре дә чакырылган иде. 

Актаныш районында бүген 10 әрмән гаиләсе көн күрә.  Шуларның егерме бишенең Россия гражданы дигән статусы,  алтысының – вакытлыча яшәп торырга рөхсәте, 7сенең яшәргә рөхсәте бар. Аның өстенә, районга килеп-китүче 54 әрмән исәптә тора. Араларында Актанышта 20-25 ел яшәгәннәре дә, бездә туып-үскәннәре дә, телләре безнеңчә ачылганнары да җитәрлек.  Аңлашылганча, әлеге милләт вәкилләре күптән инде үзебезнекеләргә әверелгән. 

Очрашуда катнашкан республика вәкилләре Э.Н. Фәттаховка Актанышта әрмәннәр җәмгыяте булдыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Әлеге берлек киләчәктә әрмәннәрне туплауга да, йолаларын саклауга да, милләтара дуслыкны ныгытуга да,  хезмәттәшлек җепләрен сузу  өчен дә зур терәк булачагын искәртте алар. 

Чыннан да, бүген Актаныш районы татар, урыс, башкорт, марый конфиссия вәкилләрен  бербөтен булып  берләштерә алган район.  Тел аермасы да юк бездә. Районыбызда яшәүче әрмәннәр дә  татар телендә иркен сөйләшә, аларның балалары безнең бакча-мәктәпләрдә белем ала – нишләп әле ул милләт вәкилләре безгә сыймаска тиеш ди?! 

Энгель Нәвап улы Актанышта әрмәннәр берлеге төзелүгә каршы булырлык сәбәпләр юклыгын ассызыклады һәм бу тәкъдимне кабул итеп алды. Чарада катнашучылар үзләре арасыннан башлык та сайлап куйды. Әлеге вазыйфа, бер тавыштан, 24 ел Актанышта яшәгән Владимир Вардгесович  Микоелянга йөкләтелде. Җәмгыятьнең яшь буыны өчен җаваплылык Эмин Амирянович Погосянга тапшырылды. 

Актаныш җирлегендә бербөтен булып, куанычларны да, проблемаларны да бергә кичереп, матур гына яшәрбез, дигән ышаныч та, өмет тә белдерелде очрашу ахырында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев