Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш гимназиясе быелгы уңышларын барлады

80 укучы бу көнне гимназия җитәкчелеге һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тарафыннан дәрәҗәле бүләкләр белән хөрмәтләнде.

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты үз милләтен яратучы, илебезгә хезмәт итәрдәй татар зыялыларын тәрбияләү максатыннан ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә ул  Актанышта гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылуга  иреште. 


Районыбызның  йөзек  кашына  әверелгән гимназиядә 28 апрель көнне бәйрәм тантанасы булып узды. Ата-аналар җыелышы белән башланып киткән чара Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында дәвам итте. 

Ел йомгаклары буенча төрле  өлкәләрдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән  80 укучы  бу көнне гимназия җитәкчелеге һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тарафыннан дәрәҗәле бүләкләр белән хөрмәтләнде. 

Гимназия тормышында актив катнашкан ата-аналарга әлеге белем бирү учреждениесе җитәкчесе Рузилә Гарипова Рәхмәт хатлары тапшырды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев