Актаныш

АКТАНЫШ ГИМНАЗИЯСЕ УКУЧЫЛАРЫН ЗУР ТОРМЫШ ЮЛЫНА ЧЫГАРА: Аларның канатлары – нык, юллары –киң, киләчәкләре – ышанычлы (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Кыска гына вакыт эчендә республика, төбакара, Рәсәйкүләм дәрәҗәләргә ирешкән әлеге уку йортының чишмә башында торган Энгель Нәвап улы бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатыйха бирергә, аларга изге теләкләрен җиткерергә шәхсән үзе килгән иде.

Бүген  районыбызның барлык мәктәпләрендә дә дәрескә дәшүче  кыңгырау бу уку елына соңгы тапкыр чыңлады. 


 Чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан гына түгел, ана-аналар да үзгә бер дулкынлану белән каршы ала торган бу көнне Актаныш кыңгырау чыңына, чәчәк бәйләмнәренә, мәктәп белән саубуллашу җырларына күмелде. Моңсу да, күңелле дә мизгелләрдә укучылар укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, ак алъяпкычлы кызлар,тәмам  ир-егет булып өлгергән малайлар саубуллашу вальсында бөтерелде...


Сәләтлеләр иле буларак даны тирә-якка таралган гуманитар гимназия- интернатта да чыңлады ул соңгы кыңгырау. Кыска гына вакыт эчендә республика, төбакара, Рәсәйкүләм дәрәҗәләргә ирешкән әлеге уку йортының чишмә башында торган Энгель Нәвап улы  бүген чыгарылыш сыйныф укучыларына хәер-фатыйха бирергә, аларга изге теләкләрен җиткерергә шәхсән үзе килгән иде. 


Һәрвакыт гаҗәпләндерергә өйрәнгән гимназия Соңгы кыңгырау бәйрәмен дә үзенчәлекле итеп башлап җибәрде. Моңа кадәр Актанышта чыгарылыш сыйныф укучыларның автомобильләрдән төшеп, “кызыл келәмнән” үтүләрен күргәнегез булмагандыр әле!? 


Ә аларның бит, чыннан да, “кызыл келәмнән” үтәрлекләре бар: унбер ел буе гимназиядә канат ныгытып, белем дәрьясын иңгә-буйга колачлаган укучылар бүген инде үзләре нәкъ менә сәләтле балалар өчен булдырылган гимназия исемен  бөтен дөньяга таратуга үз өлешләрен кертә. 


Бәйрәм барышында укучыларга гимназия җитәкчелеге, педагоглар, тәрбиячеләр, ата-аналар тарафыннан бик күп изге теләкләр теләнде, үгет-нәсыйхатләр бирелде. Гимназия диварларында ныклы чыныгу алган укучылар тормышта да сынатмаслар дип ышанасы килә. 


БУ ХАКТА ТУЛЫРАК “АКТАНЫШ ТАҢНАРЫ” ГАЗЕТАСЫНЫҢ ҖОМГА САНЫНДА УКЫРГА ОНЫТМАГЫЗ! 
 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: