Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРЫН ХӨРМӘТЛӘДЕ: Кулларда - чәчәк гөлләмәләре, күңелләрдә - рәхмәт сүзләре (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Актаныш районы язның тәүге бәйрәмен – Халыкара хатын-кызлар көнен, быел да киң масштабта үткәрде.

Гүзәл затлар Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында хөрмәтләнде. 500 хатын-кызга бер мизгелдә 500 чәчәк букетлары тапшыру бәйрәм чарасының иң матур өлешенә әверелде. 

Әниләр, әбиләр, апа-сеңелләр өчен Актаныш районы егетләре күркәм программа әзерләгән иде – сәхнә җыр-биюдән яңгырап торды. Бәйрәм тәбрикләмәсен алар район башлыгы Э.Н. Фәттаховтан кабул итеп алды.

Реклама

Энгель Нәвап улы хезмәтләре белән хөрмәт яулаган хатын-кызларга төрле дәрәҗәдәге Максау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен райондашыбыз, Куян авылыннан Ганиева Фәүзия Вагыйз кызы “Ана даны”  медале белән бүләкләнде. 

Быел залда утыручы гүзәл затларыбыз өчен махсус бүләк тә әзерләнгән иде. Алар Туймазы татар дәүләт театры артистлары тәкъдим иткән “Коеп куйган фәрештә” комедиясен тамаша кылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев