Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ КИЛӘЧӘГЕН САЙЛЫЙ: Сайлау нәтиҗәләре буенча 9 җирле үзидарә органы депутатлы булачак (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Гадәт буенча, райондашларыбыз депутатлыкка тәкъдим ителгән кандидатларны сайларга көннең беренче яртысында күпләп килгән.

9 сентябрь илдә Бердәм тавыш бирү көне дип игълан ителгән иде.  Бүген  Актаныш районында яшәүчеләр дә  9 җирле үзидарә органына депутатлар сайлый. 


Шунысы сөендерә, бу юлы да  райондашларыбыз үз  киләчәкләренә битараф түгел. Иртәнге сәгать җидедә үк халыкны кабул итә башлаган сайлау участоклары әлеге сәгатьләрдә инде бераз тынып тора. Гадәт буенча, райондашларыбыз депутатлыкка тәкъдим ителгән кандидатларны сайларга көннең беренче яртысында күпләп килгән.


Шул рәвешле бүген  Актаныш районы буенча 9 авыл җирлегендә, ягъни Актаныш, Аеш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Тат.Ямалы,Уразай һәм Чуракай җирлекләрендәге буш мандатларга 9 депутат сайланачак. Сайлаулар 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә.


Аеруча авыл җирлеләре зур активлык күрсәткән. Әлеге сәгатьләргә алынган оператив мәгълуматләрдән күренгәнчә, Уразай авыл җирлегендә урнашкан  657 санлы  сайлау участогы 98%ка якын сайлаучыны инде кабул иткән. Тат. Ямалыда урнашкан 652 санлы сайлау участогында бу сан 95%ка тәңгәл. Киров исемендәге совхоздагы 635 санлы сайлау участогында әлеге сәгатькә 96 % сайлаучы үз депутаты өчен тавыш биргән. Күҗәкә авылының Совет урамында урнашкан 1 санлы сайлау округында 84 % халык үз бурычын үтәгән. Яңа Әлем авылында урнашкан 640 санлы сайлау участогында сайлауга килүчеләр 83 %ны тәшкил итә. 


Актаныш авылы буенча әлегә тавыш бирүчеләр 73%. Биредә сайлаулаучылар үз тавышларын Ә.Афзалова исемендәге район мәдәният йортында урнашкан 619 санлы сайлау участогында калдыра. 

Актаныш районында  үзидарә органына депутатлар сайлау тыныч үтә, хокук сакчылары тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлмәгән.


Искәртеп үтәбез, Актаныш районы буенча депутатлыкка 26 кандидат теркәлеп, алар өчен тавыш бирергә тиешле  сайлаучылар саны 1380не тәшкил итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев