Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районы бүген Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)

Бүген ил күләмендә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.1941 елның 22 июне - Хәтер һәм кайгы көне - Бөек Ватан сугышы башланган көн.

Актаныш районында  да бүген Хәтер һәм кайгы көнен искә алдылар.  Райондашларыбыз «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясенә кушылды. Беренчеләрдән булып, 21 июнь кичендә,  полиция хезмәткәрләре Җиңү паркында хәтер шәмнәре кабызды. 

 


Аскы Актанышта иртәнге якта башланып киткән чарага балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр дә чакырылган иде. Чараны оештыручылар аларга Бөек Ватан сугышы, ил өчен ятып калган райондашларыбыз хакында бәян иттеләр. 

Район үзәгендәге Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырылган чаралар  Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салган ватандашларыбызны искә алу митингы белән тәмамланды. 

Реклама

Митингта  катнашучылар алдында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районының ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Нурлыев, сугыш чоры баласы Юлия Әхмәтовалар чыгыш ясады. 

Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салынды һәм  хәтер шәмнәре кабызылды. Әлеге чарада "Бердәм Россиянең яшь гвардиясе" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе вәкилләре дә катнашты. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев