Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ РАЙОНЫ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ 2017-2018 УКУ ЕЛЫ РЕЙТИНГЫ: Энгель Фәттахов: “Һәр ата-ана баласына мәктәпне үзе сайлый”

Хөрмәтле ата-аналар, без сезнең игътибарга район мәктәпләренең рейтингын тәкъдим итәбез. Карагыз, анализлагыз, төпле фикерне үзегез яңа уку елы башланганчы кабул итегез.

Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов: 
– Хөрмәтле ата-аналар, без сезнең игътибарга район мәктәпләренең рейтингын тәкъдим итәбез. Ата-ана – мәктәптән, мәктәп ата-анадан аерылгысыз. Шулай булганда гына тиешле нәтиҗә була. Һәр ата-ана баласына ныклы белем, көчле тәрбия бирергә омтыла. Карагыз, анализлагыз, төпле фикерне үзегез яңа уку елы башланганчы кабул итегез.

Балаларга төпле, нигезле белем һәм көчле тәрбия бирү – район хакимиятенең иң алга куеп эшли торган беренчел бурычы. Бу матур сүзләр генә түгел, һәрбер ил, һәр республика, һәр район үзенең киләчәге өчен белемле, зыялы, әхлаклы яшь  кадрлар әзерли. 

Мәгариф системасына безнең карашыбыз һәрвакыт бик төпле һәм заман яңарышлары югарылыгында булды. Эшне һәрвакыт эзлекле алып барабыз. Һәр әйбернең механизмы, системасы була. Шул механизм, система әйбәтләп эшләгәндә, бервакытта да ватылмый, җитешсез, брак чимал, продукт та булмый. Мәгариф системасында да шулай. Без аны шулай күзаллыйбыз. Ярты ел дәвамында  мәктәпләрдә бик күп эшләнде, яңа алымнар керде, база ныгыды. Мәктәп директорлары белән очраштык, һәр мәктәпнең, укытучыларның эшчәнлегенә тукталдык, методик советның эшчәнлеген карадык. Һәммәсенә бәя биреп, реаль торышны һәр уку йортына бирә алдык. Әлбәттә, бу әле төгәлләнгән эш түгел. Уку елы тәмамланганнан соң да без һәр мәктәп директорының эшчәнлеген зур комиссия тарафыннан җентекле анализладык. Мәктәпнең, директорның эшчәнлегенә бәя бирдек. Яңа уку елына бурычлар куйдык. Быелгы эшчәнлек буенча дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле. Алар – объектив. Шуларга карап та мәктәпнең, укытучыларның эшчәнлеге, һәр предмет буенча реаль фикерли алабыз. 

Дөрес, бөтен кеше дә бертигез эшли алмый, бар  бөтен көчен куеп, нәтиҗәле эшләүчеләр, бар  көн үтсенгә йөрүчеләр. Мәгариф системасында алай була алмый. Директоры да яңалык эзеннән ярып, ерып барырга тиеш. Актаныш мәгариф системасында бары тик көчле укытучылар гына эшләде һәм эшләячәк тә!  Бу бер еллык кына эш түгел, системалы рәвештә барган эшкә быелдан эзлекле анализ ясап, заман югарылыгында максат-бурычлар билгеләдек. Куйган максатларга ирешербез, дип чын күңелдән ышанам, бердәм эшчәнлек һәрвакыт югары нәтиҗә бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев