Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында 53нче иман йорты булып "Ихлас" мәчете ачылды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Шактый еллар мәчетсез торган Меңнәр авылында бүген, барлык мөселманнар изге Рамазан гаетен бәйрәм иткән көнне, тәүге азан яңгырады. "Ихлас" дип исемләнгән әлеге иман йорты районыбызның тарих битләренә 53 нче мәчет булып теркәлде.

Тарихи вакыйганы үз күзләре белән күрергә килүчеләр  арасында авылдашлар белән беррәттән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама кебек зур шәһәрләрдә яшәүче кардәшләр дә бар иде. 

Узган елның ноябрь аенда нигез ташы салынган иман йортының кыска гына вакыт аралагында халыкка тапшырылуында һәркемнең ярдәме зур булган: кемдер матди, кемдер кул хезмәте, кемдер догасы белән дә авылны иманлы итүгә үз өлешен керткән. Моны чарада катнашкан районыбызның имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да ассызыклады.

Районның башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фаттахов үз җирлеге халкын күптән көтелгән әлеге вакыйга белән тәбрик итте. Мәчетне төзүдә аеруча зур хезмәт куйган Сәлимҗан Сабирҗан улына һәм " Чишмә" агрофирмасы җитәкчелегенә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чарага җыйналучы барча халык исә тәүге азан яңгыраганда изге теләкләрен теләде:   ил-көннәребез тыныч булсын, җирлектә яшәүчеләр иманлы юлдан атласын, яңа ачылган " Ихлас" мәчетендә һәр көнне азан тавышы яңгырасын! Амин! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев