Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында дүрт әфганчының исеме мәңгеләштерелде

Бүген Әтәс җирлегендә хатирәләр яңарды, авыл халкының күңелендә әфганчылар белән бәйле истәлекләр барланды, күз яшьләренә ирек бирелде.

Сугыш... Бу сүзне ишетү үк күңелгә шом сала. Ә сугыш белән күзгә-күз очрашканнар, мөгаен, әле бүген дә ул мәхшәрне төшләрендә күреп уянадыр...

Ни кызганыч, илебез тарихында сугышлар әледән-әле кабатланып торган. Әфган сугышы да ил тарихына ватандашларыбызның канына манып  язылган.   Газиз аналарның, тол калган хатыннарның, ятим балаларның мәңге төзәлмәс ярасы булып калган ул кәһар суккан Әфган сугышы. Ә хәтер яши, тарих тузаны гына баса алмый көн дә күз яшьләре белән яңарган яраларны. 

Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан  мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның кайтавазы булып, бүген Актаныш җиренә Хәтер колоннасы керде. Якын-тирә күршеләр генә түгел, бездән шактый ерак урнашкан районнарда яшәүче әфганчы-интернационалист – ветераннар да, безнекеләрнең чакыруын кабул итеп, вафат булган әфганчыларның туган нигезләренә истәлек такталары урнаштырып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертте.  Әлеге сугышны үткән каһарманнар өчен бу – кәгазьгә язылмаган канун,   алар өчен ул– вафат булган хезмәттәшләре алдында изге бурыч. 


Татарстан буенча шактый еллар дәвам иткән хәрәкәткә актанышлылар агымдагы елның февралендә генә кушылды. Тәүге хәтер тактасы   Иске Сәфәр авылыннан Мирзашәрипов Айдар Миргаян улының төп  нигезенә урнаштырылган иде. Бүген исә Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач авыллары газиз  улларына шул рәвешле хөрмәт  билгесе  күрсәтте.  

Актаныш районыннан Әфган  сугышын 62 ир-егет кичкән  булып,  хәзергесе көнгә  бөркеттәй ир затларының  22се бу дөньядан мәңгелеккә киткән. Үзләрен югалтсак та,  аларның исемнәрен онытырга хакыбыз  юк безнең.  Районга төшкән Әфган десанты моны янә  бер  кат искәртте.  

Әтәс  җирлегеннән исә Әфганстан сугышына 12 егет кергән. Аларның 12сенә дә туган җирләренә исән-сау кайтырга насыйп булган.   Әмма  язмышлары бик яшьли яраланган әтәслеләрнең  дүртесен  Җир-Ана бик иртә үз куенына  алган. Бәдертдинов    Мансаф Мозаффар улы (1964 -  1995),  Гаптелхаев Ирек Мөхтәр улы (1962 – 2012), Хәмәдиев Мөктәсәр Мияссәр улы (1964 – 2000), Хәмзин Алгинат Мияссәр улы (1969 -2006) – Әтәс авыл җирлегендәге вафат  булган Әфган сугышы ветераннары. 

Әфганчы-интернационалистлар,район җитәкчелеге, җирлек халкы белән берлектә,  аларның туган авылларында булдылар, якыннары белән очраштылар, Хәмәдиев Мөктәсәр Мияссәр улының каберен зиярат кылдылар, Һәрбер әфганчының фотосурәте янына, туган нигезенә кандай кызыл канәфер чәчәкләре салынды, аларның һәрберсе минутлык тынлык белән искә алынды. Бүген Әтәс җирлегендә хатирәләр яңарды, авыл халкының күңелендә әфганчылар белән бәйле истәлекләр барланды, күз яшьләренә ирек бирелде.    Хәер,  Әфган сугышының кара кайгысын иңнәрендә күтәргән аналар, толлар, туганнар, балалар белән беррәттән Җир-Ана да көнозын күз яшен түкте бүген. Соңгы истәлек тактасы  ачылгач  кына күктә  кояш  чыгып  алды, нинди генә  авыр  чаклар булса да, тормыш дәвам итәргә тиеш  дигән  бер ишарә  булды  кебек ул. 

Патриотик рухтагы  очрашу җәмәгать үзәгендә дәвам итте.  Җирлек үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән “Хәтер кыясы  мәңгелек” дип исемләнгән зур чарада районның әфганчылар җәмгыяте рәисе Илсур Гатин әлеге изге гамәлдә башлап йөргән  7 якташыбызга Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Үз хисабына  4 авылдашына истәлек тактасы ясаткан Әтәс авылы егете Илсур  Бәдретдинов та җирлек башлыгы Эльвира Флүн кызы кулыннан Рәхмәт хаты алды.  

Бүген әфганчылар өчен Әтәс авылында солдат боткасы да пеште, Актаныш чәкчәге белән чәй табыны әзерләнде. Мондый чаралар исә Актаныш районында алга таба да дәвам итәчәк. Аның чираттагысы инде 12  майда Меңнәр авылына планлаштырылган. 

Шунысы  куанычлы, утны  - суны бергә кичкән  әфганчыларның дуслыгы елдан-ел ныгып бара. Очрашулар да даимилек төсе ала. Башкача булырга мөмкин дә түгел,  бергә  хезмәт иткән иптәшләре хөрмәтенә үз улларына аларның  исемнәр кушкан  чын дуслар бар әфганчылар арасында.  Бүген инде шул нарасыйлар  үзләренең  үкчәсенә басып килә. Әтәс җирлегендә дә шундый тарихка ия ике Айбулат очрашты:   берсе – Тукай районыннан,  чәчләренә еллар  көмеш сипкән ир уртасы Айбулат Якупов, ул чакта балалыктан чыгып та өлгермәс борын кулына корал алырга мәҗбүр ителгән Әфган сугышы  ветераны, икенчесе – тыныч тормышта  яшәргә зур хакы булган,  матур, якты киләчәккә тәүге адымнарын ясаучы,  үзебезнең Айбулат,  әфганчы райондашыбыз  Фәнәвис  Гәрәевның улы.   


 

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖНЫ  КАРАГЫЗ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев