Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында “Халык коллективы” исемен йөртүче үзешчәннәр артачак (+ФОТОЛАР)

Ансамбльләребезнең нәтиҗәләре тиздән билгеле булачак.

4-5 июнь көннәрендә  Актаныш  районының “Мирас” ветераннар хор коллективы, Яңа Әлем, Иске Байсар, Теләкәй театр коллективлары, Иске Кормаш мәдәният йортының “Хәзинә” бию коллективы, Татар Суксу җирлегенең “Асылъяр”, Иске Айманның “Асылташ”  фольклор коллективлары  “Халык коллективы” исемен алу максатыннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы белгечләре тәшкил иткән комиссия алдында зур концерт программасы белән чыгыш ясыйлар.  “Умырзая” вокаль ансамбле  (җитәкчесе Р. И. Хаҗиева)  исә “Үрнәк вокаль ансамбль” исеменә дәгъва кыла. 

Реклама


ТР һәм РФ композиторлары Союзы члены, атказанган сәнгать эшлеклесе Риф Гатауллин җитәкчелегендәге Совет әгъзалары үзләре алдында чыгыш ясаган коллективларның башкару осталыгына һәм репертуарларының төрлелегенә, сәхнә костюмнарының байлыгына бәя бирәчәк. Аларга уңышлар телибез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев