Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ҮРНӘК КҮРСӘТӘ: Бу елның тәүге спартакиадасында "җиңүче" титулы район башлыгына бирелде (+ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Быел райондашларыбызга беренче үрнәкне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре күрсәтте.

Районыбызда спортка зур игътибар бирелә. Елның нинди фасылы булуына карамастан, Актанышта төрле спорт чаралары даими оештырылып тора. 

Мондый чаралар, беренче чиратта, райондашларыбызның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән булса, спорт мәйданчыкларын буш тотмау максаты да күздә тотыла.

Спорт өлкәсендәге җанлылык Актанышта кышкы чорда аеруча сизелә. Бәйрәм ялларында оешма-учреждение коллективлары арасында  Кышкы спартакиада оештыру да сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга максатчан бер адым булып тора. 

Быел райондашларыбызга беренче үрнәкне район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре күрсәтте. "Бүләк" чаңгы трассасында башланып киткән спартакиада хезмәткәрләрне “Дулкын” бассейнына,  универсаль спорт комплексына алып килде. Чаңгыда ярышу, йөзү, бадминтон, өстәл теннисы буенча оештырылган бәйге матур бәйрәмгә әверелде. 

Чаңгычылар муниципаль район башлыгы Энгель Фәттәхов башлангычында старт алды. Сер түгел, Энгель Нәвап улы чаңгы спортына мөккибән киткән кеше. Аның якын киләчәктәге максаты - райондашларыбызны сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Нәкъ менә шушы нисбәттән райондагы  һәр оешма, һәр җирлек, һәр учреждение спартакиадага чакыру кабул итеп алды.

Спартакиада нигезләмәсе буенча, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләренә ике  төр ярышта катнашу мәҗбүри куелган иде. Бүләкләү мизгелләрендә дә һәр спорт төре буенча җиңү яулаучылар белән беррәттән, ике төр буенча гомуми нәтиҗәләр чыгарылып, спортсөярләр аерым билгеләнде. 

Ир-атлар арасында җиңүче титулы район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка бирелде. Хатын-кызлар арасында исә милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наирә Мөхәммәтнәзиф кызы Баһаутдинова беренче урынга лаек булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев