Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ҮРНӘК КҮРСӘТӘ: Районда фән олимпиадаларында җиңүчеләр хөрмәтләнде

Республиканың башка бер генә районында да булмаган мондый матур башлангыч укучылар өчен стимул булып тора.


Актаныш районында мәгариф өлкәсе аерым, дәрәҗәле урын били. Мәктәп директорларының, педагогларның белемнәрен арттыру, заман шартларына карата камилләштерү юнәлешендә дә максатчан эш алып барыла биредә. Югары әзерлекле кадрлар исә  балаларга тиешле белем бирүдә зур роль уйный. 


Хәер, укучыларның Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында яулаган югары үрләре үк райондагы  мәгариф системасының көчен дәлилләүче мисал. 


Шунысы да игътибарга лаек, район җитәкчелеге олимпиадаларда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучыларны, аларның остазларын ел саен тантаналы шартларда хөрмәтли. Республиканың башка бер генә районында да булмаган мондый матур башлангыч укучылар өчен стимул булып тора. 


Актаныш районы мәгариф өлкәсендәге иң дәрәҗәле чараларның берсе булган  бу тантана быел 12 апрель көненә тәгаенләнеп, ул  олимпиада җиңүчеләрен Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортына туплады. Бүләкләнүчеләр белән беррәттән залга аларның ата-аналары, мәктәп директорлары да чакырулы иде. Быелгы чарада дәрәҗәле кунакларның - КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр институтының чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе деканы урынбасары Морозова Татьяна Вячеславовна, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, химия фәннәре кандидаты, КФУ доценты, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы жюри рәисе Седов Игорь Алексеевич, физика-математика фәннәре кандидаты, Казан шәһәренең 131нче лицее физика укытучысы, Бөтенроссия олимпиадасының региональ этап рәисе урынбасары, йомгаклау этабы жюри әгъзасы Заяц Алексей Евгеньевичларның – катнашу аның абруен бермә-бер күтәрде. 

Үз чыгышында район башлыгы Энгель Фәттахов Халыкара, Рәсәйкүләм, Республика фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасын юкка гына уңыш бәйрәме дип атамады. Чыннан да, бүген мәгариф системасы еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, айлар дәвамына сузылган авыр хезмәтнең җимешләрен санады. Ә алар, чыннан да, макталырлык та, горурланырлык та. 


“Белем сыйфатын күтәрүгә олимпиадалар зур этәргеч булып тора. Халыкара, Рәсәйкүләм дәрәҗәләргә ирешү өчен ныклы әзерлек кирәк. Бүген без моңа ирешеп киләбез. Узган ел төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучыларның республика олимпиадаларында урыннары юк иде – быел инде алар да шактый, шунысы сөенечле. Алар бүген авыл мәктәбендә укып та, җиңүгә ирешеп булганны исбат итә. Укытучыларга, укучыларга ихлас рәхмәтемне белдерәм”, - диде район башлыгы. 

Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Рим кызы олимпиада нәтиҗәләре буенча йомгак ясап, мәктәпләрнең әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, быелгы уку елында да фән олимпиадаларының муниципаль, республика һәм бөтенрәсәй этабы  зур оешканлык белән барган. 2018-2019 нче уку елында республикада 22 фәннән олимпиадалар үткәрелеп, муниципаль этапта барлыгы 2437 (узган ел 2056 иде), республика этабында 190 (узган ел 149 иде)  бала катнашкан. Күргәнебезчә, елдан-ел олимпиадаларда катнашучылар саны арта. Димәк район дөрес юнәлештә.


 Укучыларны муниципаль һәм республикакүләм олимпиадаларга әзерләү максатыннан,    бу уку елында Актанышта  "Бүләк" белем бирү үзәге ачылган иде. Әлеге үзәктә укучылар өчен төрле фәнни өйрәнүләр, укулар, тренинглар эшләде,    югары уку йорты галимнәре белән укулар оештырылды.

 Шулай ук  уку елы дәвамында укучыларз төрле фәннәрдән “Республика олимпиада үзәге” тарафыннан үткәрелгән җыеннарда катнашкан. Рус теле, рус әдәбияты, физика, математика, тарих, җәмгыять белеме, химия фәннәреннән“Олимпионика” үзәге, Казан федераль универститеты  белгечләре тарафыннан укулар үткәрелгән. Бу әзерлекләрдә барлыгы 178 укучы җәлеп ителгән.


Ел буе барган эшчәнлек уңай нәтиҗәләре белән сөендергән. Иң күп призлы урыннар  Сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернат укучыларында.  Барлыгы 52 призлы урын (узган ел 38 иде). Бу барлык призлы урыннарны 63%ы дигән сүз.  1 нче Актаныш урта мәктәбе 14 (узган ел да 14 иде),  2 нче Актаныш урта мәктәбе 10 (узган ел 14 иде) призлы урын яулаган. Тылсым мәктәп-бакчасының җиңүе, авыл мәктәпләре арасында Теләкәй төп гомуми белем мәктәбенең- икенче, Әтәс, Мари-Суксу, Пучы мәктәпләренең республикада берәр  призлы урын алулары да алга китеш хакында сөйли. 

 Нәтиҗәдә, барлык төр олимпиадалар буенча Актаныш районының 82 урыны бар. Чагыштыру өчен, узган ел алар 66 иде. Шулардан  7 җиңүче һәм 75 призер. Аерым фәннәр буенча караганда иң югары күрсәткечләр  татар теле һәм әдәбияты буенча (барлыгы 22 урын), рус теле, рус әдәбияты  (барлыгы 16 урын), Татарстан тарихы ( 8 урын)  буенча, технология,физкультура буенча нәтиҗәләр дә яхшы гына. География фәне буенча 5 елга беренче тапкыр призлы урын алуны да азсызыкламый мөмкин түгел. 


Узган уку елы белән чагыштырганда, Актаныш районы укучылары “Олимпка юл” республика олимпиадасыннан да күрсәткечләрен яхшыртуга ирешкән.  Бу уку елында 18 урын (узган ел 11 иде), Республика олипиадасында үсеш күзәтелә, бу уку елында 58 призлы урын (узган ел 40 иде). Киләсе елга район математика, химия, физика, биология, хокук белеме кебек фәннәрдән әзерлекне ныгытып, призлы урыннар санын арттырырга исәп тота. 


Быел “Үз йолдызыңны кабыз” исеме астында үткән тантанада Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатының физика укытучысы Баһаутдинова Римма Гранит кызына, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Саматова Гөлнар Дилфас кызына, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызына, 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сафиуллин Руслан Наил улына Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук районыбызның әйдәп баручы  мөгаллим-мөгаллимәләре  дәрәҗәле бүләкләр белән хөрмәтләнде. 


Фән олимпиадалары җиңүчеләренә, призлы урын яулаучыларга, аларны әзерләгән укытучыларга, әти-әниләргә  Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды.


Чарада Бөтенрәсәй һәм республика олимпиадаларында алган призлы  урыннар буенча, муниципаль этап нәтиҗәләреннән чыгып, мәктәпләр арасында урыннар да чыгарылды. 


Муниципаль һәм республика этабы нәтиҗәләре буенча төп мәктәпләр арасында 5 урында   Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җитәкчесе Э.А. Галиев.  
4 урында -  Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы,  җитәкчесе И.И. Шарипов.  
3 урында  - Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы,җитәкчесе А.С. Әмиров.  
2 урында -  Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җитәкчесе В.М. Салихов.  Аларга грамота,  акчалата премия тапшырылды. 
1 урынны яулаган  Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры  Г.Ф. Газизов  исә грамота, кубок һәм акчалата премиягә лаек булды. 


Урта мәктәпләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 
3 урында Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы,җитәкчесе Л.С. Нургалиева.  
2 урында  аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 Актаныш урта мәктәп коллективы, җитәкчесе И.Р. Вахитов.  Алар  грамота һәм акчалата премияләргә  ия булды. 
1 урынны яулаган 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективына грамота, кубок һәм акчалата премия тапшырылды.  Җитәкчесе Р.Ф. Гиздатуллина.  


Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты коллективы исә гомуми нәтиҗәләр буенча Гран-При иясе дип танылды. Җитәкчесе Гарипова Рузилә Илдар кызы   грамота, кубок һәм акчалата премия белән бүләкләнде. 


Гадәттәгечә, әлеге дәрәҗәле тантана кысаларында  Актаныш районы үзенең иң яхшы укучысын да билгеләде. Быел “Ел укучысы-2019” титулына Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 8 сыйныф укучысы Вәлиева Нәфисә Ленис кызы лаек дип табылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев