Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ШАККАТТЫРА: Районның эшче яшьләре "Безнең вакыт – Безнең заман" фетиваленә кушылды (+ БЕЗНЕҢ ШӘП ФОТОРЕПОРТАЖ)

Төрле номинацияләрдә үз осталыкларын сынаган аерым башкаручылар, коллективлар чарага зур әзерлек белән килгән: сәхнә сәнгате, костюмнар, башкарылыш  – болар барысы да югары дәрәҗәдә булулары белән таң калдырды.

"Безнең вакыт – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивале 2013 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Быел ул эшче һөнәрләр елына багышланган. Фестиваль эшче яшьләрнең иҗади үсеше өчен мәйданчык булып тора. Ул хәл итә торган бурычларның берсе – яшьләр арасында предприятиеләрнең талантлы төркемнәрен формалаштыру, бу яшь кешеләрнең потенциалын гамәлгә ашыру өчен мөһим. Моннан тыш, бу масштаблы хәрәкәт уңай социаль эффектка ия. 

Быел Актаныш районының  эшче яшьләре дә республикакүләм “дулкын”га зур әзерлек белән кушылды. 24 апрель кичендә Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында "Безнең вакыт – Безнен заман" фестиваленең район этабына йомгак ясалып, ул үз җиңүчеләрен билгеләде. Мөгаен, залда утыручылар да Актаныштагы талантларның күпкырлылыгына сокланып утыргандыр. Баксаң, бездә мөгаллим-мөгаллимәләр дә, тәрбиячеләр дә, табиб-шәфкать туташлары да, гомумән, кайсы гына өлкәне алма – барысы да иҗади яктан талантлы, сәләтле икән!

Үзәк сәхнә бу көнне җыр-биюләрдән гөрләп торды. Төрле номинацияләрдә үз осталыкларын сынаган аерым башкаручылар, коллективлар чарага зур әзерлек белән килгән: сәхнә сәнгате, костюмнар, башкарылыш  – болар барысы да югары дәрәҗәдә булулары белән таң калдырды. "Безнең вакыт – Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең Актаныш районында беренче мәртәбә мондый киң масштабта үткәрелүен исәпкә алсак, киләсе елларда аның тагын да камилләшүенә шик юк. 

Өч сәгатькә якын барган концерт дәвамында сәхнәгә кырыкка якын номер күтәрелде, алар һәрберсе тамашачы тарафыннан көчле алкышлар белән кабул ителде. Чара ахырында һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнеп, алар дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән хөрмәтләнде. Җиңүчеләр исә Актаныш данын "Безнең вакыт – Безнең заман" фестиваленең зона этабында яклаячак. Аларга уңышлар юлдаш булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев