Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ СӘХНӘСЕНДӘ ТЕАТРЛАР ГӨРЛИ: Килегез, күрегез, рәхәтләнеп ял итегез! (СПЕКТАКЛЬЛӘР ГРАФИГЫ)

Җирлекләрнең театр коллективлары тәүге чыныгуны үз мәдәният йортларында алган булса, район тамашачысы алдында тагын да мөһимрәк имтихан тота алар.

Күркәм традициягә әверелгән театр атналыгы февраль ае дәвамында Әлфия Афзалова исемендәге мәдәният йортында халыкка мәдәни ял бүләк итә. 


Җирлекләрнең театр коллективлары тәүге чыныгуны үз мәдәният йортларында алган булса, район тамашачысы алдында тагын да мөһимрәк имтихан тота. 


25  февраль көнне район сәхнәсендә Яңа Богады авылы халык театры. Алар тамашачы хозурына Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Гөргери кияүләре” комедиясен тәкдим итә. 


26  февраль көнне эстафетаны Татар Суксу авылы театр коллективы кабул итеп ала. Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган “Чапты атым Казанга” комедиясе үз тамашачысын һичшиксез табар дип ышанып калабыз. 


27  февраль көнне район мәдәният йорты Иске Кормаш авылы халык театрын каршы ала. Мостай Кәримнең “Айгөл иле” драмасы залда утыручыларны уйланырга да, еларга да мәҗбүр итәчәк, ди әлеге сәхнә әсәрен Иске Кормаш мәдәният йортында тамаша кылучылар. 


28  февраль көнне сәхнә – Күҗәкә авылы театр коллективыныкы. Данил Салихов әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Коткарыгыз, каравыл!” комедиясе театр сәнгатенә гашыйк затлар өчен менә дигән кичке ял булачак. 


Актаныш мәдәният йорты  сәхнәсендә күрсәтеләчәк тамашаларга билет бәясе 50 сум. Театрлар кичке 19.00 сәгатьтә башлана. Килегез, күрегез, дөнья  мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп ял итегез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев