Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Актаныш” сәнәгать паркы эшмәкәрләр өчен яңа мөмкинлекләр ача

Әлеге һөнәр ияләре белән очрашу урыны да яңа иде бүген. Ул да булса, “Актаныш” сәнәгать паркы территориясе. Районның Башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, аның урынбасарлары чарага килгән райондашларыбызга якын киләчәктә эшмәкәрләрнең үз биләмәләре буларак күзалланган әлеге паркның мөмкинлекләре хакында бәян иттеләр.

26 майда  Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә. Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк керә баруын ассызыкламый мөмкин түгел. Бүген эшмәкәрләр  халыкны азык-төлек товарлары белән, хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итеп кенә калмый, җитештерүгә дә кыю адымнар белән алга бара. Шуның белән беррәттән алар халыкны эш урыннары белән дә тәэмин итәләр.

Актаныш районында да соңгы елларда әлеге өлкәдә  зур алга китеш сизелә. Саннарга күз салсак, бүгенге көндә районда 689 урта, кече,микроэшмәкәрлек предприятиеләре теркәлгән. Аларда якынча 3800 кеше хезмәт куя.

26  май - икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан әлеге райондашларыбызның да бәйрәме ул. Әлеге бәйрәм ил күләмендә 2007 елдан бирле билгеләнеп килсә дә, Актанышта ул быел гына  тәүге тапкыр киң масштабта үткәрелде. 25 майга билгеләнгән тантанага эшмәкәрләр, фермерлар белән беррәттән җирлек башлыклары да чакырулы иде.

Әлеге һөнәр ияләре белән очрашу урыны да яңа иде бүген.Ул да булса, “Актаныш” сәнәгать  паркы территориясе. Районның Башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов, аның урынбасарлары    чарага килгән райондашларыбызга якын киләчәктә эшмәкәрләрнең үз биләмәләре буларак күзалланган әлеге паркның мөмкинлекләре хакында бәян иттеләр.

Ә мөмкинлекләр,чынан да, җитәрлек. Хәтерләсәгез, 2012 елда Россиядә сәнәгать мәйданчыклары төзү буенча махсус программа старт алган иде.  Ул республиканың һәр районында мондый мәйданчыклар төзү, инвестицияләр җәлеп итү, яңа төр җитештерү предприятиеләре оештыру, яңа эш урыннары булдыруны күз уңында тота. Татарстанда мондый мөмкинлектән файдаланган райннар бар инде. Актаныш та шулар арасына керүне максат итеп куя.  

Сәнәгать паркын оештыру өчен район 13 гектар җир бүлеп биргән, әмма бу чик түгел. Бүген әлеге территория барлык инженерлык-коммуникацияләре белән тәэмин ителгән. Юллар салынган, су, газ, ут кертелгән.  Әзер инфраструктурадан тыш, биредә резидентларга бизнесны алып бару өчен, тагын да отышлы шартлар тәкъдим итәләр.

"Безгә зур һәм кече проектлар кызыклы. Без инвесторларны җәлеп итү өчен отышлырак шартлар булдырырга тырышабыз. Барлык коммуникацияләргә тоташу да бушлай. Резидентлар шулай ук җиргә аренда түләвеннән һәм  3 елга җир салымыннан азат ителә ", - дип билгеләп үтте Энгель Нәвап улы.

Бүгенге көндә “Актаныш” сәнәгать  паркында 12 резидент өчен урын бар, теләге булган эшмәкәрләр бизнес-планнарын тәкъдим итә ала.  Әмма бу төгәл сан түгел, тәкъдимнәр була икән, резидентлар өчен урыннар арттырылырга да мөмкин.

Аңлашылганча, “Актаныш ” агросәнәгать паркы заманча, күпфункцияле технологик комплекс булып өлгерергә тиеш, аның эшчәнлеге авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрлекнең кече һәм урта формаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Агросәнәгать паркы – сәүдә мәйданчыгы гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен саклый, төрә, җитештерә һәм сата ала торган уникаль комплекс та булыр дип фаразлана.

Очрашу исә "Агыйдел" җыр һәм бию ансамбле бинасында дәвам итте. Биредә эшмәкәрләр өчен концерт программасы тәкъдим ителде. Районның Башкарма комитет җитәкчесе Э.Н. Фәттахов районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүләре һәм күпеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Шаяздановларның гаилә фермасына,  шәхси эшмәкәрләр Тәбрис Кашапов, Газинур Әмиров, Алсу Шайхразиева, Альбина Фәхретдиноваларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чыннан да, Актаныш районында кече һәм урта бизнес үсеше өчен мөмкинлекләр бар һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Районыбызның барлык эшмәкәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрегезнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!

БЕЗНЕҢ  ФОТОРЕПОРТАЖ АСТА!

PS: Язманы автор һәм редакция рөхсәтеннән башка сайтларга һәм башка басмаларга күчереп алу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев