Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ СПОРТЫ: Кичә, бүген, иртәгә - бармы өмет, нәтиҗә?

28 сентябрь көнне Актаныш районында физик культура һәм спорт хезмәткәрләренең традицион конференциясе үтте.

"Яшьлек”  МҮдә оешкан рәсми чарага райондагы спорт федерациясе җитәкчеләре, авыл башлыклары, Актанышта урнашкан белем бирү оешмалары директорлары, физкультура укытучылары, тренерлар чакырулы иде. Киңәшмә белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелек итте. 

Конференциядә дөп доклад белән башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе А.И. Иманаев чыгыш ясады. Доклад дәвамында Айдар Илфат улы район спорт өлкәсенең бүгенге торышына тулы анализ ясады, спортчыларыбыз яулаган җиңүләр белән таныштырды, алга куелган максат-бурычларны билгеләде. 

Конференция кысаларында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Л. Ә. Вәлиев, "Лачын” спорт мәктәбе җитәкчесе Р.Ә. Галиев, Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең ГТО нормативларын тапшыру буенча белгече Р.С. Газетдиновларның чыгышы тыңланды. Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуретдинов та районның спорт тормышында күрәсе килгән теләк-тәкъдимнәрен җиткерде. 

Бүгенге конференция эшенә йомгакны Энгель Нәвап улы ясады. Беренче чиратта район башлыгы спорт өлкәсендә хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләрен ирештерде. 


- 1998 ел белән чагыштырганда, бүген Актанышта спорт бик югары баскычта тора. Ирешкән җиңүләр дә моны исбатлап тора. Әмма бу өлкәдә дә системага салып бетерәсе эшләр шактый әле, - дип, район җитәкчесе Актаныш спорты, аның киләчәге хакында үз фикерләрен җиткерде. 

Физик культура һәм спорт хезмәткәрләренең конференциясе эшләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортсөярләрне бүләкләү мизгелләре белән тәмамланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев