Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

“Актаныш таңнары”ның яңа җитәкчесе: Район газеталарына “борычлы” темалар җитми

“Халык скандаллы темалар укырга ярата”, – диде Руслан Усманов.


“Халык скандаллы темалар укырга ярата”, – диде Руслан Усманов.

“Актаныш” мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә кичә билгеләнгән җитәкче район басмасына “борычлы” темалар җитәвен белдерде. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде. “Актаныш таңнары” газетасы, радио һәм телевидение белән Руслан Усманов идарә итәчәк.

Искәртеп үтик, Руслан Усманов 2009-2015 елларда“Актаныш таңнары” газетасының авыл хуҗалыгы бүлеген алып барган. 2015 елда исә, редакциядән китеп, “Твоя газета” исемле шәхси реклама газетасы чыгару юнәлешендә эшләгән.

“Твоя газета” - реклама акчасына чыга торган басма иде. Кызганычка, апрель аенда аның соңгы санын чыгардым. Фәкать реклама акчасына эшләдек. Актаныш, Мөслим, Башкортстан районнарыннан бедерүләр бастырдык. Бу – минем күңелемне биреп эшләгән эш. Кайвакытта чыгымнары керемне капламаса да, мин аны үз акчама чыгардым. Әмма хәзер аның файдасы калмый башлады”, – ди Руслан Усманов.

Усмановка район мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе булу хакындагы тәкъдим узган атнада – 20 апрель тирәләрендә килеп ирешә.

“Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов әлеге вазыйфа турында әйтте. Ул район башлыгы булып эшләгәндә, мин журналист чагында чараларда күрешә идек”, – диде Усманов Фәттахов белән танышлыгы турында сорагач.

“Татар-информ” хәбәрчесе яңа җитәкчедән киләчәккә булган планнары хакында сорашты.


“Күздә тоткан планнар бар инде ул. Безгә халыкка якынаерга кирәк. Күп кеше интернетка күчсә дә, авыл җирендә басма матбугатны көтеп алучылар күп әле. Шуңа күрә район газетасын баетып, матурлап чыгарасы килә. Бүген аңа “борыч” җитми. Халык скандал ярата бит. Дөрес, район газетасында аның белән мавыгып булмый. Әмма шулай да халыкка кызыклы темаларга басым ясарга кирәк”, – диде ул.

Руслан Усманов шулай ук район яңалыклары белән генә чикләнмичә, республика күләмендәге хәбәрләрне яктыртырга, географияне киңәйтергә тели.

“Элек газетада артистлар белән дә интервьюлар басыла иде. Бу – кызыклы тема. Авыл кешесенә тансык ул. Бәлки, бу тема кабат күтәрелер”, – ди Руслан Усманов.


Яңа редактор имзалаган сан бүген чыга. Әмма әле анда баш мөхәррир әллә ни үзгәрешләр кертергә өлгермәгән.

“Килеп кердең дә кинәт үзгәртеп булмый. Аз гына үзгәрешләр керттем. Чөнки газета материаллары бер-ике атна алдан әзерләнә, бу – кешенең хезмәте”, – ди ул.

Руслан Усманов сүзләренә карасаң, киләчәктә “Актаныш таңнары” кыска материаллардан торган кызыклы басма булырга охшаган.

“Хәзер берәү дә газетаны утырып яки ятып, иркенләп укымый. Барыбыз да хәрәкәттә караштыра. Шуңа күрә, язмаларны мөмкин булганча кыска, шул ук вакытта үтемле итеп язарга кирәк. Су буе язылган, бер полосалы язмаларны кеше укып та тормый”, – диде редактор. - Баш исемнәр дә кызыклы булырга тиеш. Менә сезнең баш исемнәр үзенә тартып тора. Баш исем җәлеп итсә, эчтәлеге пүчтәк булса да, кеше аны бер сулышта укып чыга”.

“Татар-информ” хәбәрчесенең тираж белән бәйле соравына ул: “Тираж – авыр мәсьәлә. Җәйге чорда ул аеруча да төшеп бара. Әмма тираж җыюда административ ресурслар куллануның мәгънәсе юк, бары тик газетаны кеше укырлык иетп эшләргә кирәк. Әйбәт булса, укучыны җәлеп итә алса, халык аңа, әлбәттә, язылачак”, – диде.

Яңа җитәкче радио һәм телевидение эшчәнлегенә карата да үз фикерен әйтте. “Сыйфатлы сюжетларны, эчтәлекне үтемлерәк итү өчен техник якны да үзгәртми булмый. Без моңа әкренләп киләчәкбез”, – диде.

Руслан Усманов кадрлар мәсьәләсендә алмашынулар булмаячагын белдерде.

Усманов сүзләренчә, “Актаныш мәгълүмат-мөхәррият” үзәген алты ел җитәкләнгән Илназ Хуҗҗәтов мәктәпкә директор урынбасары булып киткән.

 

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/26/162856/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев