Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ: Ныклы база булдырылган – моннан файдаланырга кирәк!

Бүгенче чарада катнашучылар моңа кадәр ишетеп кенә белгән ресурс үзәкне үз күзләре белән күреп кенә калмады, аның мөмкинлекләре белән дә таныша алдылар. Техникум, шул рәвешле, укучыларны үзенә җәлеп итү буенча күрсәтмә чыгыш та ясады.

2016 елдан Актанышның технология техникумы үзенең студентларын ресурс үзәге буларак каршы алган иде. Районда авыл хуҗалыгына урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак таныш техникумның, билгеле, исеме үзгәрү  белән җисемендә дә тамырдан үзгәрешләр барлыкка килде. 

Бүген тирә - як районнар өчен дә зур әһәмияткә ия әлеге уку йорты биредә белем алучыларга авыл хуҗалыгы юнәлешендә заманча, төпле белем бирүгә йөз тота. Техникумның техник базасы да, педагоглар коллективы да моның өчен тулы мөмкинлек бирә. Аның практик күнекмәләр алу өчен булдырылган уку залы, андагы техникалар, мөгаен, һөнәри  училище статусында калганнарның төшенә дә кермидер. 

Агымдагы уку елын Актанышның технология техникумы 253 студент белән төгәлли. Тракторчы-машинист, авыл хуҗалыгын механикалаштыручы, гомуми туклану продукциясе технологы, хисапчы, электрик, тегүче һөнәрләрен үзләштерә алар.  


Киләсе уку елына студентлар саны да күпкә артыр төсле. Сәбәбе: инде яңа уку елында ук биредә икъдисад һәм хисап, авыл хуҗалыгын механикалаштыру, гомуми туклану продукциясе технологиясе, авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү һәм төзекләндерү һөнәрләрен  үзләштерергә теләүчеләр өчен группалар тупланачак, бу максаттан 150 өстәмә урын да булдырылган. 

Шунысын да ассызыклап үтми мөмкин түгел, 9нчы сыйныфтан соң техникум ишеген ачып кергән  райондашларыбыз биредә, һөнәр төренә карап 3-4 ел уку дәверендә,  һөнәри белем белән беррәттән В, С категорияле машина йөртүче таныклыкларына да ия булалар. Актанышның технология техникумын тәмамлау белән армия сафларына чакырылучы  егетләр өчен менә дигән кулай өстенлек бу. Икенче төрле әйткәндә, техника арасында кайнап, практик дәресләрдә аның асылына төшенгән райондашларыбыз хезмәт итеп кайтканнан соң ук үз һөнәрләре буенча эшкә урнаша алачак. 

Кыскасы, егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз дигән  заманда мәктәптә төп гомуми белем алган укучыларга, алга таба һөнәри белем алу өчен  моннан да кулай уку йорты була да алмый. 

Кызлар өчен дә биредә урта һөнәрле булып чыгу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Техник –технолог, икъдисадчы белеме булган кызлар тормышта инде югалып калмый. Аннан торып, технология техникумын тәмамлаган һәркем югары уку йортында белем алуын дәвам итә ала. Ныклы базасы булган ресурс үзәкне тәмамлаган студентлар моны һәр ел дәлилләп тора. 

Башка елларда техникум диварлары эчендә генә оештырылучы бәйге-конкурслар да быелдан район, хәтта республиканы да колачлый башлады. Татарстандагы урта һөнәри белем бирүче уку йортларының татар телле студентлары өчен татар теле буенча олимпиадасы да бу уку елында Актаныш технология техникумы базасында оешты. 

Бүген исә чираттагы районкүләм бәйгене дә техникумлылар үз инициативасы  белән оештырды. WorldSkills  - һөнәрләр чемпионатында ел саен катнашып килгән безнең әлеге уку йорты район җирлеге мәктәпләренең 9 сыйныфында белем алучы кыз-егетләрне ике юнәлеш буенча сынады. Бер төркем укучы  татар халкының милли ризыгы булган өчпочмак пешерү  һәм пешекче эше буенча салкын кабымлык ясау буенча көч сынашса, икенче төркем авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча үз белемнәрен сынап карады.Әлеге компетенция буенча ярышкан укучылар юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен, инглиз теле белән “дуслыкларын”, авыл хуҗалыгы машиналарын тану, вертуаль тренажерларда йөрү осталыкларын күрсәттеләр. 

Актаныш технология техникумын ресурс үзәк итеп оештыруда башлап йөргән Энгель Нәвап улы әлеге бәйгенең барышы белән танышу өчен махсус килгән иде. Районның Башкарма комитет җитәкчесе әлеге бәйгенең мөһимлеген ассызыклап, аның алдагы елларда даими төс аласын билгеләп үтте. “Авыл хуҗалыгы районы булган Актанышта мондый ныклы база булганда,  техникум нәкъ менә шушы өлкәдә чын осталар әзерләргә тиеш”- дип, үз фикерләре белән уртаклашты Энгель Фәттахов.  

Район өчен яңалык булган мондый төр бәйге укучылар арасында зур кызыксыну уяткан булып чыкты. Бүгенче чарада катнашучылар моңа кадәр ишетеп кенә белгән ресурс үзәкне үз күзләре белән күреп кенә калмады, аның мөмкинлекләре белән дә таныша алдылар. Техникум, шул рәвешле, укучыларны үзенә җәлеп итү буенча күрсәтмә чыгыш та ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев