Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш укучылары хәрби җыенда чыныга (+ФОТОЛАР)

Җыен җитәкчесе Камил Әмиров, рота командиры Илшат Измайлов, штаб җитәкчесе Ришат Сибгатуллин, взвод командирлары булачак солдатларга армия тормышы белән якыннан танышырга ярдәм итә.

Район мәктәпләреннән хәрби җыенга килгән  югары сыйныф укучылары 29 майдан башлап  Ирмәш тау итәгендә чын солдат тормышы белән яшиләр.  “Патриот” исеме алган лагерьда оештырылган әлеге хәрби җыенда мәктәпләрдәге тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән берлектә 54 егет катнаша. 

Җыен җитәкчесе Камил Әмиров, рота командиры Илшат Измайлов, штаб җитәкчесе Ришат Сибгатуллин, взвод командирлары булачак солдатларга армия тормышы белән якыннан танышырга ярдәм итә. Укучыларның җиде көн дәвамында солдат тормышы белән яшәүләре вакытны дөрес бүләргә, режим кысаларына сыешырга өйрәтә: алар көн дәвамында строевой хәзерлек уза, физик күнегүләр ясый, кыр занятиеләрендә була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев