Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ЙОМГАК ЯСАДЫ: Үзешчән драма коллективлары арасында җиңүчеләр билгеле (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Үзешчән драма коллективлары арасында урыннар аерым билгеләнде.  Коллективлар мактау грамотасы һәм акчалата премияләр белән хөрмәтләнде.  

I урынга Кәзкәй авылы мәдәният йорты театр коллективы лаек дип табылды. Мәдәният йорты  директоры Илшат Әхмәтнабиев. Алар Фоат Садриевның  “Әхти, егетләр” комедиясен сәхнәләштерде.  
Айдар Ахмадишин - Арслан роле өчен, Илшат Әхмәтнабиев - Габделәхәт  роле өчен бүләкләнде. 

II урында  - Яңа Әлем авылы мәдәният йорты   театр коллективы. Мәдәният йорты директоры  Шамил Сафиуллин.   Коллектив Аманулланың  “Әлепле әртисләре” комедиясен сәхнәгә алып менде.  
Нурсил Валиев  - Гәләветдинов роле өчен,   Илдус Әглямов  Данил   роле өчен бүләкләнде. 

III урынны Адай мәдәният йорты   театр коллективы  яулады. Мәдәният йорты директоры Айдар Маликов. Адайлылар  Д.Салиховның “Коткарыгыз, каравыл” комедиясен әзерләп, тамашачы хозурына тәкъдим итте. 
Ильдус Моратов  Полиция роле өчен бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев