Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ЮЛЛАРЫНДАГЫ ИСЕРЕК "ГЕРОЙЛАР" : Эчә белмәгән авыз өчен аяклар җавап тотачак

“Геройлар “ арасында алтмышның аргы ягына чыккан бабайлар да, яңа гына мыек төрткән егетләр дә, ир уртасы асыл затлар да бар.

Руль  артына эчкән хәлдә утырырга ярамый дип күпме кисәтелеп торса да, райондашларыбыз бу кисәтүләрне бар дип тә белми кебек. Эчәләр һәм батыраеп машина руленә ябышалар. Исереккә диңгез тубыктан икәнен күрсәтүләредер инде, күрәсең. 


Әмма районның ЮХИДИ вәкилләре дә йоклап ятмый, җәмәгать! Сез эчкән хәлдә үткән юллардан  алар да еш үтеп-сүтеп йөри. Атна дәвамында алар тарафыннан 6 райондашыбыз спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә иткән вакытта эләккән. “Геройлар “ арасында алтмышның аргы ягына чыккан бабайлар да, яңа гына мыек төрткән егетләр дә, ир уртасы асыл затлар да бар. 


Бу атнада  исемлек Актаныш, Шәрип, Шәбез авылларының “салырга яратучы” гражданнарын теркәгән. Суд карары дөнья күргәннән соң, әлеге алты райондашыбызны җәяүлеләр сафына аласы булыр, мөгаен! Бер авызны тыя белмәүләренә ике аяклары җавап бирер! 

 

фото: ://yandex.ru/images/searchpos=119&p=3&img_url=https%3A%2F%2Ft4.ftcdn.net%2Fjpg%2F00%2F64%2F32%2F83%2F500_F_64328340_vtMfCkwd0HuD2YkDqZD7AZIpsdkKs5pd.jpg&text=ПЕШКОМ%20ПО%20ДОРОГЕ%20БОСИКОМ&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев