Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШ ЗОНА ЭТАБЫ БӘЙГЕСЕН КАБУЛ ИТТЕ: Биш районнан килгән 23 мөгаллим җиңүче титулы өчен көрәшә (БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ ДА БАР)

Бүген, 14 март көнне, Актаныш районы  дәрәҗәле бәйгеләрнең берсен үзендә кабул итте.

"Ел укытучысы-2019" Бөтенроссия конкурсы кысаларында, балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык бәйгесенең  зона этабын районыбыз лаеклы каршы алды.

Бүген үзебезнең мөгаллимнәребез белән бергә Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе, Тукай районы педагоглары дәрәҗәле бәйгенең республика этабына чыгу өчен үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтеп, белем һәм тәрбия өлкәсендәге казанышлары белән уртаклашты.  23 педагог  катнашкан зона этабы катлаулы сынаулар, дулкынлану, киеренке көрәш белән тулы иде. 


Чараның тантаналы ачылышы Ә.Афзалова исемендәге мәдәният йортында оештырылып, ул районыбыз кунакларына шактый күңелле мизгелләр әзерләгән булып чыкты.  Иң мөһиме, зона этабында катнашачак конкурсантларны район башлыгы Э.Н. Фәттахов шәхсән үзе сәламләп, аларга зур ихтирам билгесе күрсәтте. Энгель Нәвап улы район этабы җиңүчеләренә уңышлар һәм лаеклы җиңү теләде. “Йолдызлык – 2019”  фестиваленең зона этабы җиңүчеләре тәкъдим иткән концерт программасын да мөгаллимнәр зур кызыксыну белән тамаша кылды. Актанышның милли брендына әверелгән чәк-чәк һәм шау чәчәктә утырган гөлләр дә бәйгедә катнашучылар тарафыннан хөрмәт билгесе буларак кабул ителде. 


Күңелле мизгелләрдән башланып киткән тантана педагогларга талантларын һәм тәҗрибәләрен күрсәтү, иҗади потенциаллырын ачу мөмкинлеге биргән бәйгеләргә барып тоташты. Бүген “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Педагог-оештыручы”, Педагог-психолог” бәйгеләре зона этабының җиңүчеләрен билгеләячәк. Актаныш данын исә Л.Ф. Гайсина, З.З. Ханнанова, М.О. Фәтхиева, Л.И. Ибраһимова, З.Б. Хабибуллина, Г.Т. Шакирҗановалар яклаячак. Аларга уңышлар телибез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев