АКТАНЫШБАШ ХИСАП ТОТТЫ: Яшәеш болай барса, җирлекнең киләчәге өметле (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
2 февраль көнне Актанышбаш авыл җирлеге 2018 елга хисап тотып, агымдагысына максат-бурычлар билгеләде.
Бу көнне Актанышбаш халкының яшәеше, авылларның сулышы белән район башлыгы Э.Н. Фәттахов танышты.
Актанышбаш авыл җирлеге үз эченә Әҗәкүл, Ирмәш, Чөгәнә, Актанышбаш авылларын ала. Җирлектәге 489 хуҗалыкта 1005 кеше яши. Әҗәкүл авылы кеше саны буенча иң зурысы булып исәпләнә. Биредә 227 хуҗалыкта 343 граждан гомер кичерә.
Актанышбаш - соңгы елда уңай туу динамикасы күзәтелгән җирлек буларак игътибарга лаек. Узган ел 10 кеше вафат булган булса, 12 нарасый дөньяга якты аваз салган. Әмма үлүчеләр арасында ике эш яшендәге кешенең булуы борчу уята.
Халык белән очрашыр алдыннан районнан килгән делегация җирлектәге КФХ, шәхси ядәмче хуҗалыкларда булып, аларның эшчәнлеге белән танышты. Район җитәкчелеге социаль объектларны да игътибарсыз калдырмады – алар белән бәйле проблемалар уртага салып сөйләшенде, уңай хәл итү юнәлешендә эшлекле тәкъдимнәр тыңланды.
Актанышбаш район үзәгенә иң якын урнашкан җирлек булып исәпләнә. Актанышбаш авылы – аеруча. Ягъни биредә яшәүчеләр өчен “ерак авыллар проблемасы” , гомумән, таныш түгел. Шуңа күрә дә авыл клубына җыйналган апаларның моң-зары, беренче карашка, хәтта сәеррәк тоелды: алар бүген күрше авылдан килеп хезмәт күрсәткән фельдшер урынына үз авылларында яшәүче хезмәткәрне сорый. “Төннәрен чирләп китсәк, кемгә мөрәҗәгать итик? “- дип борчыла алар. Юкса, район үзәгендә урнашкан “ашыгыч ярдәм” бригадасын чакыру әллә ни зур кыенлык тудырмый бит.
Мәктәп,балалар бакчасы бетү дә авыл халкының балаларны үзәккә бирүдән башланган. Авыл халкын су проблемасы да, җирлек башлыгы җаваплылыгына карамаган юл участогының эттерелмәве дә борчый. Кибетсез яшәүләрен дә ассызыклады алар – хәер, бу проблема урында ук хәл ителде кебек: Актанышбашка автолавка керә башлаячак. Аларның мәдәният йорты да бик кечкенә, халык яңа бина турында хыяллана. Аның урынын да билгеләп куйган алар – сүз дә юк, җирлектә бер генә клуб проблемасы булса, аны, бәлки, дәүләт программасына кертеп, тиз арада яңартып та булыр иде. Әмма җирлекнең Әҗәкүл авылындагы мәдәният учагы да яңарыш көтеп утыра, Ирмәш халкына да бик тансык күңел ачу урыны.
Әҗәкүл клубын тыштан күргән кеше аны һич кенә дә мәдәният учагы дип уйламас иде. Элек азык саклау бинасы ролен үтәгән бу “учак” 18 ел элек клуб итеп үзгәртелгән. Андагы мәдәни чараларга тел-теш тигезерлек түгел, әмма Илнур абый Мохтазировны да барлык шартлары булган клуб белән сөендерәсе килә! Көннән –көн яңа йортлар калкып чыккан Әҗәкүл өчен бу бина, билгеле, төс түгел. Шуңа күрә Э.Н. Фәттахов киләчәктә Әҗәкүлдә клубны, мәктәпне, бакчаны да үз эченә алган тулы бер комплекс төзү нияте барлыгын әйтте.
Җирлектә киләсе елларда стабиль үсешкә зур өметләр баглана. Балалар саны кимемәсә, Чөгәнәдә - башлангыч мәктәп, Әҗәкүлдә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы сакланып калачак дигән ныклы ышаныч бу. Җирлектә мәктәп яшендәге балалар саны бүген 146ны тәшкил итсә, мәктәпкәчә яшьтәге контингент 81гә тәңгәл.
Әҗәкүл һәм Чөгәнә халкын борчыган тагын бер мәсьәлә – авылларда иман йортлары торгызу. Мәчет булмау дини укулар оештыруга комаучаулый, аннан килеп, ник әле динле булырга омтылган халык мәчетсез авылда яшәргә тиеш ди? Әлеге сорау хисап җыелышында да кискен куелды. Бу юнәлештә җирлек башлыгы Лилия Габитҗан кызы хәрәкәт тә башлаган, Чөгәнәдә мәчет урнашачак җир участогы бүлеп алынып рәсмиләштерелгән. Боз кузгалган, димәк. Болай булгач, халыкның да ярдәме белән киләсе елларда бу авылларда да моңлы азан яңгырар әле. Бирсен Ходай!
Актанышбаш авыл җирлегендә “Актаныш” агрофирмасы бүлекчәләре урнашкан. Агрофирма бүген иллегә якын авыл кешесен сыйлы да, эшле дә, акчалы да итеп тора. Аның җитәкчесе Рамил Вәлиев җирлек тормышына болай да саллы ярдәм күрсәтеп тора. Халык канәгать – шунысы иң мөһиме.
Биредә яшәүчеләр шәхси секторларында да рәхәтләнеп мал асрауга каршы түгел. Дәүләт ярдәменнән отышлы файдаланучылар бүген аның файдасына тиенә. Хуҗалыкларында мал асраучылар арасында яшьләр дә,өлкән буын вәкилләре дә җитәрлек.
Чөгәнә авылында 12 елдан артык мал асрап килгән Шакирҗановлар –яшьләр. 2018 елда мини-фема программасына кереп, яңа торак сафка бастырган гаилә исәбендә 25 баш МЭТ. Киләчәктә мал-баш санын тагын да арттырырга ниятли алар.
Ирмәштән Айрат абый Закиров 66 яшен түгәрәкли, тормыш иптәше Римма ханымга – 60. Хуҗалыкларында 15ләп эре мал тоткан бу гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Егәр булганда, сәламәтлек рөхсәт иткәндә, алга таба да бу кәсепләрен дәвам итмәкче алар. МЭТне 24 башка чыгаруны үзмаксат итеп куйган тырыш Закировлар.
Әҗәкүл авылыннан Рәдис Хамматуллиннар да терлек асрау бәрабәренә көн күрәләр. Элек сарыклар да асраган хуҗалык бүген төп игътибарны савым сыерларына һәм симертү малларына юнәлткән. 15 гектар җирләре булган Хамматуллиннар кышкы чорда да 100-120 литр сөт тапшырулары белән урынлы горурлана.
Шушы ук авылдан шәхси ярдәмче хуҗалыгында 6 сыер, үгез, бозаулар асраучы ялгыз хатын Дифинә апа Хәеретдинованы эшсез яткан әзмәвердәй ир-атларга үрнәк итеп куярлык. Инвалид улы белән җимерттереп дөнья көткән бу ханым зарлана беләме икән дип уйладым. Мал асрау өстенә ялгыз башы күтәргән өйне дә кушсаң, татар хатын-кызларының көченә, үҗәтлегенә таң калырлык та, хезмәтләре алдында баш иярлек!
Райондашларыбыз өчен яхшы таныш Рамил Гыйләҗев та КФ хуҗалыгын шушы җирлектә булдырган. Күпләп каз асрау белән шөгыльләнүче зат узган ел 4000 каз үстереп, саллы файда алган булса, быел ул кош-корт санын 6000 итүне фаразлый. Технологияләрен саклап какланган казлар халык тарафыннан зур сорауга ия, туңдырып куелган казлары да озаклап ятмый аның. Рәсмиләштерелгән җир участогына кергән күлгә балыклар да җибәргән уңган хуҗа.
Шулай ук КФХ булып эшчәнлек алып барган Гаяз Авзаловның кәсебе дә игътибарга лаек. Бүгенге көндә 21 баш аты булган Авзалов казылык җитештерү белән дан тота. Күп еллар дәвамында җайга салынган эш үзенең матур нәтиҗәләре белән сөендерә.
Актанышбаш авыл җирлегендә урнашкан Газизҗанов Айзатның крестьян – фермер хуҗалыгы тавык асрау юнәлешенә көйләнгән. 2015 елда хөкүмәттән лизинг-грант алган хуҗалык 2018 елда 112 000 баш кош-корт бәрабәренә саллы табыш алган булса, быел аларның санын 197 000 башка җиткерергә исәпли ул. Район җитәкчелеге КФХда булып, аның эшчәнлеге белән якыннан танышты. Инде март башыннан сатуга чыгарылачак йөзәрләгән кызыл тавыкны берьюлы күргәч, эшлим дисәң, эш карышмый икәненә инандым.
Бүгенге халык җыены исә Чөгәнә авылы мәдәният йортында үтте. Бу кадәр халыкка исәпләнмәгән бинада басып торыр урын да юк иде. Зал кечкенә булгач, халык саны шактый күп тоелса да, район җитәкчелеге тарафыннан җыелышка килүчеләрнең аз булуы искәртелде. Шулай да биредә активлык югары дәрәҗәдә булды - дистәдән артык кеше авыл башлыгына, район җитәкчесенә теләк-тәкъдимнәрен, борчу-мәшәкатьләрен ирештерде. Дөрес эшләделәр! Еламаган балага берәү дә имезлек каптырмый – күп мәсьәләләргә ачыклык кертте алар.
Җыен ахырында авыл башлыгы Лилия Хәйдәрова иң булган авылдашларына бүләкләр тапшырып сөендерде.
Актанышбашлылар бүген үзләре яшәгән җирлекне, аның киләчәген күкрәк киереп якларга әзер – шунысына сөенеп утырдым. Ә җирлекнең 2018 елдагы эшчәнлеге халык тарафыннан “канәгатьләнерлек” дигән бәя алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев