Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышка архив эше буенча республика җитәкчесе килде

Архивның эшчәнлеге, бинаның торышы белән танышу максатыннан, 27 июнь көнне районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте.

Соңгы елларда республика хөкүмәте тарафыннан архивлар эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.

 

2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү буенча дәүләт программасы да гамәлдә.

 

Актаныш районының  архив бүлеге  дә 2017елда  капиталь төзекләндерелгән яңа бинага күчте. Архивның эшчәнлеге, бинаның торышы белән танышу өчен  27 июнь көнне районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте.

 

Гөлнара Зәкәри кызы, район башлыгы урынбасары  Илфак Бариев, архив бүлеге җитәкчесе  Айгөл Галимҗанова  белән берлектә, архив бинасы, эш документлары  белән танышты, соңыннан киләчәккә бурычлар билгеләнде.  


- Район җитәкчелеге архивка яхшы  бина биргән. Гомумән, актанышлыларның эше мактауга лаек. Алга таба да шулай дәвам итегез, - диде Гөлнара Габдрахманова, районның бу юнәлештәге эшеннән канәгать калып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев